“Каен, имән пиннеге белән рәхәтләнеп чабына-чабына мунчада юынуны бернигә алыштырмас идем. Тәнгә дә, җанга да сихәт ул мунча“, дип әйткән берәү.
Чынлап та, мунчада юынгач тән генә чистарып калмый, күңел дә сафлана, тынычлана, кәеф тә күтәрелә, ару-талулар да юкка чыга. Әнә, шәһәр мунчасын капиталь төзекләндергәннәр, барып кайтыгыз әле дигәч, шунда юл тоттык.
Мунча көне икән. Хатын-кызлар көндезге 12дән үк чиратка тезелгәннәр. Юынып чыкканнары үләннәр салынган чәйләрен тәмләп эчәләр. Мунча өчен җаваплы Любовь Кайбулина тәмле телен кызганмый. Эшли башлаганына ике генә ай булса да, Люба ханым биредә күптән үз кеше инде. Гомере буе тимер юлда эшләп лаеклы ялган чыккан бу ханым үзе дә еш кына мунчага юынырга йөргән.
– “Банщица“ эшен тәкъдим иткәч, ике куллап ризалашкан идем. Әмма эшли башлаганымның икенче көнендә үк ремонт башланды да, миңа да шуның эчендә кайнарга туры килде, – ди ул.
Район башлыгы Валерий Макаров әмере белән “МирСтрой“, “СтройГрад“, “СтройГигант“ ширкәтләре төзүчеләре, “Водоканал“, район электр челтәре, “ЭнергоСервис“ оешмаларының алтын куллы осталары мунчаны “кәнфит“ иткәннәр, түшәм-стеналарны, электрүткәргечләр, сантехниканы алыштырганнар, буяу эшләрен башкарганнар.
– Ремонтка кадәрге мунча белән хәзергесен чагыштырып булмый инде, – ди мунча хуҗабикәсе.
Әнә, тирә-юньгә пиннекнең хуш исе таралган. Апалар парлана-парлана рәхәтләнеп мунчада юыналар.
– Люба молодец, мунчаны чиста, тәртиптә тота. Рәхмәт аңа! Атна саен мунчага йөрим, кайвакыт чират та торырга туры килә. Чөнки берьюлы 12 кешене генә кертәләр. Мунчаның атнага өч кенә түгел, дүрт көн эшләвен телибез. Аннан соң кайберәүләр сәгатькә күз салырга оныта. 1,5 сәгать урынына өчәр сәгать юынучылар да бар, – ди Татьяна ханым.
Ә менә шәһәрдәшебез Василий Карбанов мунчаның мәйданын зурайтыну, чәчтарашханә, саунаны кире кайтаруны сорый.
Чынлап та, биредәге чәчтарашханәгә халык бик теләп йөргән. Кем белә, бәлки берәр эшмәкәр биредә үз эшен ачарга теләк белдерер. Василий дәдәй әле “прачечная“ да булсын иде, ди.
– Әле монысына сөенергә кирәк, – дип сүзгә кушыла кызы Мария белән мунчага килгән Наталья Талдеева. – Ремонт фатирларга җылылык бирмәгән вакытта булды. Өйдә дә юынырга салкын, мунча да эшләми. Кая барырга? Ярый әле, озакка сузмадылар ремонтны. Мунча бик ошый хәзер.
– Мин дә 50 елдан артык шәһәр мунчасына юынырга йөрим. Пиннегем дә, термос белән чәем дә бар. Без монда юынырга гына түгел, рәхәтләнеп аралашырга дип тә киләбез, – ди 76 яшьлек хезмәт ветераны Рәшидә Вәликәева.
Бәлки якын киләчәктә биредә әле тагын матур үзгәрешләр булыр, ә хәзергә төзекләндерүдән соң янә үз ишекләрен ачкан мунчада сихәтләнергә язсын сезгә, шәһәрдәшләр. Җиңел пар белән!
Белешмә:
Шәһәр мунчасы атнага өч көн эшли:
Җомга, якшәмбе – хатын-кызлар,
Шимбә – ир-атлар өчен.
Эш вакыты: 12-20 сәгатьләрдә.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.