Кискен вируслы йогышлы А гепатиты белән авыру очраклары ачыклану нәтиҗәсендә Тирсә мәктәбен һәм Сарсак-Омга лицеен 35 көнгә карантинга яптылар.
– Безгә беренче авыру баланы 7 ноябрьдә китерделәр. Хәзерге вакытта бүлегебездә Тирсә мәктәбеннән 3 бала, Сарсак-Омгадан 1 бала дәвалана. Балаларның өчесе – бер гаиләдән. Авыру балаларның дүртесенең дә хәле тотрыклы. А гепатиты, гадәттә, тулысынча савыгу белән тәмамлана, ягъни хроник формага күчми, – ди район үзәк хастахнәсенең йогышлы авырулар бүлеге мөдире Лилия Хөсәенова.
Сарсак-Омга һәм Тирсә мәктәпләрендә барлык санитар эпидемиологик чаралар да уздырылган, балаларга прививкалар куелган.
– 80нче елларда безнең районда А гепатиты белән класстагы барлык балалар авырган очраклар да булган иде. Шуннан соң елына бер-ике авыручыдан артканы юк. Вакцинация ярдәмендә бу төр гепатитны менә шулай киметә алдык, – дип дәвам итә табиб.
Әлеге авыру, нигездә, чирле кеше белән аралашканда, су, азык-төлек, юмаган куллар аша йога. Аны халык арасында юкка гына “пычрак куллар авыруы“ дип йөртмиләрдер инде. Инкубацион чоры 7 көннән 50 көнгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. А гепатитын йоктыруның билгеләре түбәндәгеләр: температура күтәрелү, хәл булмау, йокы килү, эч авырту һәм эч китү. Күңел болгана, косасы килә башлый. Берничә көннән сидекнең төсе караңгылана, тизәк төссезләнә. Тән һәм күз саргая.
– Кискен вируслы А гепатиты балалар арасында очрый торган йогышлы эчәк авырулар исемлегенә керсә дә, аны йоктыру ихтималы 45 яшьләргә кадәр саклана. Әйтик, узган ел безнең районда да 42 яшьлек ханымның авыру очрагы булган иде. Ә 45 яшьләрдән соң иммунитет барлыкка килә, – ди Лилия Мәсгутовна.
Эчәк авырулар исемлегенә кергәнлектән, А гепатитын йоктырмас өчен, шушы ук йогышлы авырудан саклану чараларын үтәү мөһим.
– Кулны сабын белән никадәр ешрак юсагыз, шуның кадәр яхшырак. Яшелчә һәм җиләк-җимешләрне башта краннан аккан суда юу, аннан кайнаган су белән чайкату мөһим. Кайнаган су гына эчегез. Теләсә кайда су кермәгез. Эш урыныгызда да, яшәү урынында да һәрвакыт чисталык булдыру өчен тырышыгыз, – ди Лилия Хөсәенова.
Ә Тирсә мәктәбендә һәм Сарсак-Омга лицеенда карантин 15 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
– Карантин вакытында әлеге уку йортларында белем алучы укучыларны олимпиадаларга, бәйгеләргә алып бару рөхсәт ителми. Бу укучылар Бердәм дәүләт һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерлек кысаларында Әгерҗедә уздырыла торган өстәмә занятиеләрдән дә мәхрүм кала, – ди, борчылып, район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.
Саксызлык аркасында эләккән чир күпме кешене борчуга сала. Шуның өчен шәхси гигиена кагыйдәләрен барыбыз да төгәл үтәсәк иде.
Белешмә.
А гепатитын икенче төрле Боткин авыруы дип тә йөртәләр. Ул А гепатиты вирусы китереп чыгарган кискен йогышлы бавыр авыруы.
Дания АБЗАЛИЕВА.