Әгерҗе районында референдум ничек узды

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

20 ноябрьдә, ягъни узган якшәмбедә, Әгерҗе шәһәрендә һәм 21 авыл җирлегендә үзара салым буенча референдум узды.

Девәтернә, Иж-Бубый, Исәнбай, Кадыбаш, Кичкетаң, Кодаш, Яңа Бәзәкә, Тәбәрле, Сарсак-Омга авыл җирлекләрендә барлык сайлаучыларның 90 проценттан артыгы, ә Әгерҗедә 7337 кеше (52,8 процент), участокларга килеп, үз тавышларын бирде.

Быел 18 яше тулган гражданнардан Әгерҗедә – 200әр, авыл җирлекләрендә 150-250 сум салым җыелачак. Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: сез тапшырган һәр бер сум өчен Хөкүмәт дүрт сум өстәячәк. Ә бу акчаларга шәһәр-авылларда юллар төзекләндерелә, карт агачлар киселә, зиратлар тәртипкә китерелә...

Референдумга килеп шәһәр-авылларыбыз тагын да матурайсын өчен үз тавышын биргән һәркемгә район башлыгы Валерий Макаров олы рәхмәтен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International