Узган елның шул чоры белән чагыштырганда, Әгерҗе районында балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек дүрттән унбергә кадәр арткан. Бу турыда балигъ булмаганнар эшләренең чираттагы комиссиясе утырышында җитди сөйләшү булды.
БЕР ЯШҮСМЕРДӘ – БИШ ҖИНАЯТЬ
Район эчке эшләр бүлеге начальнигының беренче урынбасары Андрей Шмырин быел гына да яшүсмерләр тарафыннан кылынган җинаятьләр буенча 11 эш ачылуын хәбәр итте. Җинаять юлына баскан яшүсмерләрнең икесе – Түбән Кама көллиятенең Әгерҗедәге филиалыннан, 2нче шәһәр, Иж-Бубый мәктәпләреннән, коррекцион мәктәп-интернаттан. Ә икесе укымыйлар да, эшләргә дә теләмиләр. Яшүсмер чактан ук нишләп шулай җинаять юлына кереп китәләр соң малайларыбыз? Киләчәктә алардан нәрсә өмет итәргә? Улларының шундый юлда булуына, иң беренче чиратта, гаилә, ата-ана гаепле. Күп кенә гаиләләрдә әти-әни, эшкә, тормыш мәшәкатьләренә чумып, баласы белән шөгыльләнергә, аның һәр адымын контрольдә тотарга, мәктәп тормышы, урамдагы дуслары белән кызыксынырга оныта. Өс-башы бөтен, тамагы тук, бу балага нәрсә җитми дип аптыраган әти-әниләрне еш очратырга туры килә.
– Тамагы тук, өсте бөтен дию генә җитми, – дип башлады чыгышын утырышта катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногоманов. – Ул-кызыгызга сез үзегез, балагыз белән чын күңелдән сөйләшеп утыруыгыз, аңа әти йә әни генә түгел, чын өлкән дус булып, эч серләрен уртаклаша белүегез, төпле киңәшләр бирүегез, бергәләп ял итүләрегез җитми. Нәтиҗәдә, балагыз урамга тартыла, ә урам тәрбиясе бик тиз бөтереп ала яшүсмерне. Менә шул урам тәрбиясеннән вакытында йолып алмавыгыз нәтиҗәсендә яшүсмер җинаятьчеләр барлыкка килә дә инде, – диде Рафил әфәнде.
Дөрестән дә, җинаять эше ачылган бу яшүсмерләргә гаиләдә әти-әни авторитет түгел. Әнә, училищеда укучы ике яшүсмер дус А. белән Э. урамда бергәләп “тырай“ тибәләр, җиңел генә акча табып, кәеф-сафа коралар. Бер-бер артлы җинаять кылган бу ике яшүсмергә әти-әни сүзе бармы-юкмы... Әти-әниләр дә улларының хәтта кунарга кайтмый калуларына да күнеккән. Бер танышымның “бала ата-ананың берсеннән булса да куркырга, шыкаерга, бу эшем өчен өйдә әти нишләтер мине“, дип уйларга тиеш дигән сүзләре белән күпләрегез килешәсездер.
Аннан соң бер җинаять кылганнан соң зыян күрүче белән ике арада килешенеп, җинаять эшенең ябылуы яки җәзаны тиз һәм җиңел генә үтәү дә аларны яңадан кырын эшләргә этәрә. Мәсәлән, училище укучысы Э. 2014 елның июнендә “Хозяйка“ кибетеннән товар урлап чыга. Җиңел генә акча керү тәмен татыган Э. Кече Пургада тагын җинаять кыла. Баштагы ике җинаяте өчен Әгерҗе районы суды яшүсмерне 150 сәгать мәҗбүри эшкә тарта. Кече Пурга суды да аны мәҗбүри эшкә тарту турында хөкем карары чыгара. Сау-сәламәт яшүсмергә эш башкару авырмыни?! Ул аны бик тиз үти, әмма... сабак алмый. Э. быел тагын ике җинаять кылырга өлгерә. Беренче җинаяте өчен аны 130 сәгать эшкә тарталар. Аны үтәү белән Э. тагын җинаять юлына баса. Бу кыңгыр эше өчен аңа җинаять эше ачылган. Балигъ булмаган яшүсмернең әле кыска гына гомерендә биш (!)м җинаять кылырга өлгерүе бик аяныч һәм куркыныч бит.
ҖИТӘКЧЕЛӘР ТӘРБИЯГӘ АЛСЫН
– Мондый яшүсмерләргә районда дәрәҗәле, шул ук вакытта каты куллы һәм малайлар белән уртак тел табардай җитәкчене билгеләргә кирәк. Заманында Норлат районы башлыгы Фатих Сибгатуллинның юлдан язган малайны үз канаты астына алып, аның һәм гаиләсе белән бик еш очрашып шөгыльләнүе, мораль укып кына түгел, кызыклы шөгыль табып, хәтта бергә тимераякта шуып йөрүен мин бик еш башкаларга үрнәк итеп китерәм. Район башлыгының менә шундый эше нәтиҗәле булды. Яшүсмер туры юлга басты. Әгерҗе районында да тәрбиягә авыр бирелүчән малайларны кулга алу өчен авторитет булырдай җитәкчеләрне табарга була бит. Ә район башлыгы үзе җәмәгать тәрбиячеләренең эшен даими контрольгә алсын, алар ай саен “глава“ алдында хисап тотсыннар. Әтиләр советы эше дә Әгерҗе районында әлегә әллә ни киң җәелмәгән. Җәмәгать тәрбиячеләренә дә, Әтиләр советына да авыр яшүсмер белән генә түгел, бер үк вакытта әти-әниләр белән дә эшләргә, эчкече булса, дәвалануга җибәрү юлларын эзләргә, эшкә урнаштыруда ярдәм итәргә кирәк, – дигән тәкъдимнәрен җиткерде Эчке эшләр министрлыгында эшләгәндә күпне күргән депутат Рафил Ногоманов.
Рәмзия ЗАРИПОВА.