Сәүдә үзәкләренә килеп керү белән кулыбыздагы пакет йә сумканы саклык камерасына бикләп куябыз да, сәүдә залына ашыгабыз. Ә чыгуыңа андагы әйбереңнән җилләр иссә, нишләргә?
Күптән түгел Чаллы шәһәрендәге берәү Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллыдагы территориаль органының “кайнар линия“ телефонына сәүдә ноктасындагы саклык камерасыннан сумкасы югалу турында хәбәр итте.
Иң беренче сорау, кулыңдагы сумканы камерага тапшыру мәҗбүриме? Кайчакта кибет сакчысы сатып алучыны сумка белән залга кертүдән баш тарта. Бу очракта сез шикаятьләр кенәгәсен сорап алырга хокуклы. Сакчы сумка белән залга кертмичә, сәүдә кагыйдәләрен боза.
Кайбер сәүдә залларында “Калдырылган әйберләр өчен кибет администрациясе җаваплы түгел“ дигән язуга юлыгасың. Бу – юридик яктан дөрес булмаган белдерү. Әйберегезне саклык камерасына куеп, сез РФ Гражданлык кодексының 47нче бүлеге нигезендә кибет белән аны саклау турында килешү төзегән булып чыгасыз.
Әгәр саклык камерасындагы әйберегез югалган икән, шунда ук полиция чакырып, кибет директоры исеменә гариза язарга һәм килгән зыянны кире кайтаруларын таләп итәргә хокуклы. Кибет администрациясе сезгә саклык камерасы хезмәте күрсәтә икән, аның сакланышы өчен дә җаваплы.
Саклык камерасыннан әйбере югалган Чаллы сатып алучысының “кайнар линия“гә мөрәҗәгате канәгатьләндерелгән. Әлеге кибет җитәкчелеге сатып алучыга китерелгән зыянны кайтарган.
БЕЛЕШМӘ:
Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының 8 (8552) 714303 “кайнар линия“ телефонына сез дә мөрәҗәгать итә аласыз.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы.