Тәбәрледән биш бертуган Сибгатовлар: “Әниебез - безнең бәхетебез“

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Без гаиләдә биш малай – абыйларым Рифат, Рәдиф, Рафит, Айнур һәм мин Фәрхәт әниебез Гөлнараның җылы кочагында үстек.

Әнием Көчек авылында Васыйл бабам һәм Мәмдүдә әбием гаиләсендә дүртенче бала булып 1971 елны дөньяга килгән. Ә 1991 елны бабам Тәбәрле авылына мич чыгаручы эзләп килә, анда эш бар икәнен ишетә дә, әниемне Тәбәрле мәктәбенә пионервожатый итеп эшкә урнаштыра. Шунда әни әтием Рәфкать белән таныша һәм алар гаилә коралар. Кызганыч, әтиемнең генә гомере кыска булды. Берсеннән-берсе кечкенә биш малай белән тол калды әни. Ул аны бик еш:

– Әтиегез ярдәмчел, тырыш, эшчән иде, – дип искә ала.

Ничек әни берүзе безнең арттан өлгергән дә, ничекләр генә ул безгә түзгән икән?! Без кечкенә чакта шаярып, әнине тыңламыйча аңа зур кыенлык тудырганыбызны аңламаганбыз. Хәзер инде үсеп җиткәч, әниебезнең олы таянычы, ярдәмчесе булырга тырышабыз. Укуда да сынатмыйбыз. Абыйларым да, мин дә мәктәптә Рәүфәт абый Шәймәрданов кул астында милли көрәш түгәрәгенә йөрдек, район, республика күләмендәге ярышларда катнаштык.

Балачагыбыз ничек шулай тиз үткән соң әле? Абыйлар шәһәргә укырга киттеләр. Рифат абыем Севастопольдә, Рафит абыем Кавказда хәрби хезмәттә булып кайттылар. Рифат абый кайтасы көнне Рафит абый армиягә киткән иде. Алар очраша алмадылар. Хәзер Улан-Удэ шәһәрендә хезмәт итүче Рәдиф абыем белән күрешәсе көннәрне санап кына торабыз. Әниләр көнендә әниебезгә бүләк булып туган якларга кайтып җитәр дип көтәбез. 

Әни безне ир-егетләр белергә тиешле һәр эшкә өйрәтте. Без, Тау башы урамы малайлары, бик бердәм, дус һәм тату үстек. Үзебез белмәгәнне күрше Рамис һәм Радик абыйлардан өйрәнә идек.

Әниебезне бик яратабыз һәм хөрмәт итәбез. Аның кулыннан килмәгән эше юк. Бик матур бәйли, чигә ул. Мич ашлары да телеңне йотарлык була. Иң матур әни дә – безнеке! Концерт-спектакльләрдә катнашырга да вакыт таба әни. Бик матур җырлый да. Сәхнәдә дә әниемә күп чакта “әни” ролен уйнарга туры килә: “Без бит авыл малае” комедиясендә Шамилә, “Әниләр һәм бәбиләр”дә Гөлфинә ролендә иде ул. Ана ролен уйнарга биш малаен тәрбияләүче әниебез бик тә лаек шул.

Мин – гаиләбездә төпчек бала. Тиздән миңа да әнинең җылы кочагыннан аерылырга туры киләчәк. Ләкин абыйларым да, мин дә әниебезне беркайчан ташламаячакбыз, һәрчак тәрбияләп, кадерләп кенә торачакбыз. Без – аның бәхете, ул – безнең бәхетебез.

Фәрхәт СИБГАТОВ,

Тәбәрле мәктәбенең 8 сыйныф укучысы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International