Шәһәр Советы депутатлары “Әгерҗе шәһәре“ муниципаль берәмлегенең 2017, 2018 һәм 2019 елларга бюджет проекты белән таныштылар һәм аны беренче укылышта кабул иттеләр.
Алдагы өч елда казнаның керем һәм чыгымнары дефицитсыз булыр дип фаразлана. 2017 елда керем һәм чыгым өлешләре – 43263 мең, 2018дә – 44817 мең һәм 2019да 46314 мең сум булыр дип көтелә.
Керемнәр
Шәһәр казнасына дотация, субвенцияләрдән 2017дә 1046 мең, 2018дә 931 мең һәм 2019елда 867 мең сум керер дип планлаштырыла. Салым акчалары да казнаны тулыландырачак. 2017 елда ул 38589 мең, 2018дә – 40257 мең һәм 2019 елда 41719 мең сум булыр дип көтелә. Салым булмаган керенәрдә дәүләт һәм муниципаль милекне арендага бирүдән кергән акча төп урыннны алып тора һәм ул 2017-2018 елларда 3028 мең, 2019да 3128 мең булыр дип фаразлана. Моннан тыш, муниципаль милектә булган җир участокларын сатудан да алдагы өч елда 500әр мең, муниципаль норматив актларны бозган өчен штрафтан да 100әр мең сум керер дип планлаштырыла.
Чыгымнар
Иң зур чыгымнар торак-коммуналь хуҗалыкта булачак. Урамнарны яктырту, төзекләндерү, юл фондын тоту, зиратларны төзекләндереп тору, яшелләндерү кебек зур эшләргә 2017 елда 21100 мең, 2018дә – 21519 мең һәм 2019да 21924 мең сум киәтчәк. Башкарма власть органнарын тоту өчен 2017-2018 елларда 2363 мең, 2019 елда 2373 мең сум булыр дип фаразлыйлар.
Депутатлар алдагы өч елга Әгерҗе шәһәре бюджеты проектын беренче укылышта кабул иттеләр. Әлеге проект буенча 6 декабрьдә район хакимиятендә 13 сәгатьтә җәмәгать тыңлаулары узачак.