Әгерҗе мөселманнары кафега җыелды

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Районыбызда дин гыйлеме бирүче, мәет юучы, мәетне соңгы юлга озатучы һәм башка дин шундый дин юлындагы кардәшләребезне район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин Әгерҗенең “Смак“ кафесына мәҗлескә җыйды.

–       Без бүген бирегә милләт аналарын зурларга җыелдык, – дип башлады хәзрәт ашны. Мәҗлестә кардәшләребез тәрбияви вәгазь, Коръән аятьләре тыңладылар. Аннан хәләл ризык белән тукландылар. Мәҗлес аны әзерләүгә хәләл көчен куйган кардәшләребезгә рәхмәт әйтү, дога кылу белән тәмамланды.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International