Кино елында Әгерҗе районы авылларында кинога нокта куелды

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Россия тарихына кино елы булып язылачак 2016 ел узып бара. Телевизор экраннарында, радио, газета-журнал битләрендә “Безгә кино кирәкме?”, “Үсеп килүче буынны кино сәнгате тәрбиялиме?”, “Киноны ничек үстерергә?” һәм тагын бик күп сорауларга җавап эзләп әңгәмәләр, иҗади бәхәсләр оештырылды.

Ел башыннан районда бердәнбер күчмә аппарат белән кино күрсәтүче клуб буларак, Исәнбай Мәдәният йортында да эш уңышлы гына башланып китте. Кырык ел элек авылдашлар турында төшерелгән документаль фильмны яңартып, аны халыкка тәкъдим итү кичәсе оештырдык. Ә көзен Кино елына багышланган “Без кино карап үстек” исемле  тематик кичә оештырып, анда элекке киномеханикларны чакырып хөрмәтләү, Совет чорындагы яраткан нәфис фильмнардан өзекләр күрсәтү, әңгәмәләр планлаштырылган иде. Тик... Исәнбай Мәдәният йортында зур күләмдә төзекләндерү эшләре башланды. Хикмәт анда түгел! 1974 елда ишекләрен ачкан, шул көннән башлап юньле ремонт күрмәгән клуб өчен, аңа утыз елга якын гомеремне багышлаган кеше буларак, мин сөенеп бетә алмыйм. Тиздән яңартылган күркәм Мәдәният йорты яңадан ишекләрен ачар һәм биредә кызыклы, файдалы кичәләр, концерт-бәйгеләр оештырылыр. Ә менә бик зур тәрбияви әһәмияткә ия булган кино күрсәтү эше Исәнбайда гына түгел, гомумән, авылларда туктатылды. Район үзәгендә заманча аппарат белән кино күрсәтә башлау соңгы ун елда авылдан-авылга йөреп кино күрсәтүебезгә нокта куйды, авыллардан Әгерҗегә йөреп, затлы яңа фильмнарны заманча карау мөмкинлеге туды дигән фикер әйтелде. Ай-һай, авыл кешесе Әгерҗегә 100-120 чакрым килеп, 150-200 сумга билет алып фильм карар микән?

Ә балалар?! Әйе, хәзер телевизордан, интернеттан карыйлар балалар, диясездер. Тик, кечкенәләр, мәктәп балаларын җыеп татар мультфильмнарын, наркомания, эчүчелек, тәмәке тарту кебек начар гадәтләргә каршы документаль фильмнар күрсәтү, кино-әңгәмәләр үткәрү барыбер нәтиҗәлерәк кебек. “Кандагар”, “Бибинур”, “Зорко Венера”, “Под голубым небом”, “Җәза” фильмнарын зал тутырып күрсәткән көннәр сагынып сөйләргә генә калды. Әгәр төптәнрәк уйласаң, бер генә бала да өендә компьютердан, телевизордан тәрбияви документаль фильм яки Тукай әкияте карап утырмый бит. Мәктәпләр үзләре күрсәтсә генә инде. Сүз уңаеннан: заманында шәһәрдә генә түгел, авылларда да киноны саклап кала алган Зәит абый Әхмәтовка, аннан соң дилбегәне үз кулына алган кызы Земфира Майдукка, үзебез эшләгән дәвердә фильмнарны карауны оештыруга ярдәм иткән мәктәп директорларына, авыл җирлекләре башлыкларына, мәдәният хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Авыл кешесенә кино кирәкме соң? Кирәктер! Заманында киноларның патриотик, әхлакый тәрбиясе зур иде.

Үзебезнең дә бала чак иске клубта кино карап үтте. Шул чорның иң зыялы оештыручысы, партоешма җитәкчесе Мәхмүт абый Даутов килеп, залның җылылыгын тикшереп, тамашачыларны барлап, иң алда идәндә тезелешеп утырган балаларга эндәшеп, күңелләрне күтәреп китә иде. Аннан соңгы елларда да зал тутырып совет, һинд киноларын карауларны ничек онытасың?! Кино артистларының рәсемнәрен җыю да гадәткә кергән иде ул елларда. Менә шулар хакында хатирәләр яңартасы килгән иде Кино елына багышланган кичәдә. Ни кызганыч, гасырга якын тарихы булган, ничә буын балалар тәрбияләгән Исәнбай авылы киноустановкасы юкка чыгарылды. Мәдәният йортында үткән еллар истәлеге булып түшәмгә эленгән бер экран гына калды...

Әлфирә НИЗАМОВА.

Исәнбай авылы.

Мәдәният ветераны Әлфирә ханымның хатына район мәдәният бүлеге җитәкчесе Марс ГАТАУЛЛИН ачыклык кертте:

–                Кино учреждениеләрендә күптән инде оптимальләштерү җилләре исә иде. Узган гасырда һәр авылда гөрләп эшләгән, зал тулы тамашачы җыйган учреждениеләр соңгы 10-20 елда бик авырдан эшләде. Моның сәбәпләре дә бар: финанс ягы аксый, аппаратура иске, фильмнар халык телевизор, интернеттан карап туйгач кына кайта иде. Шул рәвешле, бик күп авылларда “кыскартылу“лар булганнан соң, кино эшен Исәнбай һәм Кырындыда гына саклап кала алган идек. Әмма узган ел аларны да ябарга дигән карар кабул ителде. Кызганыч, әлбәттә. Бу – бер безнең районга гына хас күренеш түгел. Хәзер кино учреждениеләре сакланып калган районнар республикада унга да җитмидер, мөгаен.

Хәзер Әгерҗедә бердәнбер кино залы эшли. “Авангард“ кинотеатрына биш миллион сум акча бүленү аңа заманча аппаратуралар алырга мөмкинлек тудырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International