Шаршады авылы җирлегендә әниләргә багышланган бәйрәм кичәсе узды

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Менә  ничә ел рәттән  инде  Шаршады авылы җирлегендә  әниләргә багышланган  бәйрәм  кичәсе  дәвам итә. Быел да 25 нче ноябрь көнне  Шаршады  авылы  клубында  Шаршады авылы  китапханәсе  белән  берлектә  әниләр көненә багышланган бәйрәм кичәсе  булып  узды. Әниләребез  җырладылар,биеделәр, уеннарда  бик  теләп  катнаштылар. Бәйрәм кичәсе  чәй  өстәле  артында  дәвам итте. Шулай  ук  китапханә хезмәткәрләре тарафыннан “Әниләр  китап белән бергә ял итә” дип исемләнгән  фотоконкурс оештырылган иде. Клуб   хезмәткәрләре  тарафыннан  әниләргә багышланган кул эшләреннән,  рәсемнәрдән,  балаларның әниләренә язган иншаларыннан  күргәзмә оештырылган  иде. Бәйрәм кичәсе бик күңелле үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International