Уразай талантларны барлады

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

 Талгын гына тәңкә карлар яуганда Уразай каеннарының кышкы йокыга талган мәлендә район авылларыннан Уразайга музыкаль десант килеп төште. Мәдәният йортында алма төшәрдәй дә урын юк. Кемдер күрешә, кемдер чыгышка әзерләнә, кемдер музыка коралларын барлый, кемдер уңышлары белән уртаклаша, кемдер райондашының соңгы мода буенча тектерелгән сәхнә киеменә соклана...Шундый күңелле гөрелте.

   “Уразай каеннары” фестиваленең башлануын белдереп фанфаралар яңгырады. Уразайда яшәп иҗат итүче композитор Гафият Нигъмәтуллинның Асия Корбангалиева сүзләренә язылган “Уразай каеннары”н оста җырчы Ләйсән Тимуршина башкара. Әйе, Уразайның үзендә композиторы да, шигырь сүзләрен язучысы да, җырчылары да бар шул. Бәхет орлыкларын мулдан җыеп илһамланып яши биредә халкым. Көчектән килгән районыбызның “алтын тавыш”ы Наил Таҗиев та “шат тормышта, гел муллыкта яши авылым минем” дип тикмәгә генә җырламый шул. Исәнбайдан килгән сандугач, бик күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе, шулай ук “алтын тавыш” иясе Зөбәйдә Сәйфетдинова талантына таң калды тамашачылар. Фестиваль быел Татарстанда сулыклар елына һәм туган төбәк темасына багышланганлыктан, Уразайның моңлы сандугычы Илназ Фазлыйов та авылны “данлап, яратып җырлыйм”дип белдерде әнә. Аның җыры да, башка осталарныкы кебек, алкышлар астында яңгырады.

   Районыбызда мәдәният эшенең гөрләп баруын, бер-бер артлы зур җиңүләр яулавының ачык мисалы, быелгы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең җиңүчеләре – Иж-Бубыйның “Хыял”бию төркеме.  “В краю магнолии” һәм “Ярмарка”биюләрен күреп, бу яшь артистларга һәм алар өчен җан атып бу фестивальгә дә килгән авыл җирлеге башлыгына да соклану сүзләре күп яңгырады. Быел Кырынды Мәдәният йорты да 300 мең сумлык грант откан. Шул авылның гаҗәеп матур күлмәкләр кигән “Ак калфак” бию төркеме чыгыш ясаганда җәйге җылы җил искәндәй, тау башында мәмрәп пешкән җиләк исе таралгандай булды. Яңавылдан “Шатлык” төркеме биючеләренә күз дә ияреп җитешми хәтта.

     Ә менә мари дуслар чыгышы башлангач, сәхнәдән очкыннар чәчрәде. Владимир Кибатов җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбленең дәртле көйләренә биергә марилар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә кушылды. Җитәкче Владимир Дмитриевич үзе кулына әле гармун ала, әле барабан тота, әле свирельдә уйный, биеп я җырлап җибәрә. Пелемеш клубындагы “Ош вис, вис” фольклор коллективының да, “Кадряк сем” халык фольклор коллективының да чыгышлары, Күлегаштан Владимир Сарманаев һәм Елена Внебрачных башкаруындагы такмаклар да тоташ кул чабулар астында барды. Ә залда биюләр бер дә тынып тормады.

    Уразайдан нәфис сүз остасы Шәфәгать Шакировның “Милләтләр” шигыре, Пелемештән Владимир Осиповның “Әйдәгез, бергәләп җырлыйбыз”, Язгөлем Шакированың “Туган авыл” , Миләүшә Шакированың “Авыл көйләре”, Иске Чекалдадан “Сударушка” җыр ансамбленең “Мой край” җырлары туган якта дус, тату яшәүгә мәдхия булып яңгырады.

    Азеводан Любовь Кузнеова үзенең шигырьләрен бик матур башкарды. Яңавылдан “Чаяннар” театр коллективының, Тәбәрледән Люция Терентьева һәм Фәнис Шаһабиевның театр постановкасы да тамашачылар күңеленә хуш килде.

    Шаршадыдан Зөлфирә Имангулова һәм Роман Тугаровның татар биюе, Девятернядан Эвилина Ибәтуллинаның “Әнием” җыры, Уразайдан  Инзилә-Рафилә дуэты һәм “Кояшкай” балалар төркеме чыгышлары яшь талантларны барлау һәм аларны үстерү өстендә системалы эш баруын күрсәтте. Бу фестивальдә иң кечкенә катнашучыга 5 яшь булса, 70 яшьлек сәхнә ветераннарына да урын түрдән булды.

     - Искиткеч шәп фестиваль! Монда минем шигырьләремне укыдылар, җырларымны башкардылар. Авылдашым Тәнзилә Хәбибуллинаның, үзешчән композиторлар Гафият Ниъгмәтуллинның һәм Салагыштан Дамир Муллахмәтовның җырлары яңгыравы аеруча сөенечле булды, - диде Раилә Бариева.

     - Уразайда талантлар аеруча күп.Каеннары да үзенчәлекле: бер төптә җидәү үсә. Уразай кызы Ләйсән Тимуршина бу фестивальнең илһамчысы да, алыштыргысыз алып баручысы да. Аңа һәм барлык катнашучыларга зур рәхмәт. Фестивальне алдагы елларда да үткәрәчәкбез,- диде Әгерҗе үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Эльвира Нәбиева.

    Күңелдә хәзер дә фестиваль балкышыннан салават күпере төсләре балкый әле. Фестивальләр белән яшәү ямьле, яшәү күңелле!

                                                       Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International