Әгерҗе мөхтәсибәте яңалыклары

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

4 декабрьдә Менделеевта Коръән уку һәм “Гыйбадәте Исламия“ китабын белү буенча бәйге уза.

Безнең районнан Коръән уку буенча Чишмәдән Габделмәлик Корбанов, Әгерҗедән  Әлфия Галләмова һәм Хәйретдин Шәмсетдинов, викторинада Исәнбайдан Илкин Исмәгыйлев, Азалия Идрисова, Ралина Хәбирова, Хор.Ключтан Исламия Сәлимгәрәева катнаша.

ххх

11 декабрьдә Болгарның “Ак мәчет“ендә республикакүләм Мәүлид бәйрәме уза.

Дини чарага район имам-мөхтәсибе Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин бара.

ххх

30 ноябрьдә Мамадышның үзәк Мәдәният йортында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы чираттагы  җыелышын уздырды.

Җыенда Мөхәммәтазат хәзрәт Гатин һәм Иж-Бубый мәчете имам-хатибы Котдус хәзрәт Сәләхиев катнашты.

хххх

Красный борда мәчет төзү эше дәвам итә. Изге йортка җылылык, су кергән инде.

Августтан 7-8 кардәшебез бирегә җомга намазларына йөриләр. “Киләсе елның яз айларында мәчетебезнең ачылу бәйрәменә кардәшләребезне дә чакырырга ниятләп торабыз“, – ди мәчетне төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Рафис ага Тулбаев. “Красный бор мәчете районда иң матуры булачак“ дигән максатларына тугры калып, бик җентекләп җиткерәләр кардәшләребез Аллаһ йортын. Изге ниятләрен уң итсен Раббыбыз.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International