Ул дипломат кебек иде

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Тормыш юлымда ике җитәкче хатын-кызга сокланып яшәдем. Берсе – баш табибә Августа Лаврентьевна, икенчесе –  Тирсә авыл Советы рәисе Разия апа МӘРДАНОВА. Ни кызганыч, икесе турында да үткән заманда гына язарга калды. Разия апаның вафатына да 40 көн була инде.

Әле хәзер дә шаккатам: биш авылны берләштергән райондагы иң зур авыл Советын җитәкләргә арыслан йөрәкле булырга кирәктер. Ул елларда авыл Советының транспорты юк, әлеге биш авыл арасында түгел, хәтта Тирсәдә әз генә янгыр явып узса да, урамнар сазлыкка әйләнә иде. Авылда колхоз, “Сельхозтехника“, май заводы, вокзал, мәктәп, медпунктның гөрләп эшләгән чаклары. Барысы да авыл җитәкчесенең ныклы контролендә булырга тиеш. Разия апа, алны-ялны белми эшләп, 20 елга якын шушы җаваплы, тынгысыз хезмәтне намусы кушканча башкарды.

Разия апага оештыру оеткысы сугыш елларында колхоз рәисе булган әтисе Ясәви абыйдан күчкәндер. Алар икесе дә дипломат кебек түрәләр һәм гади халык белән дә уртак тел таба беләләр иде дип искә алалар өлкән буын авылдашлар. Авыл җирендә халык белән мең төрле эшне башкарып чыгу, тәртип-тынычлык булдыру өчен язучы Мәһдиев әйтмешли, “урамдагы эткә дә апаем“, диярсең. Бер чорларда  XXII партсъезд исемендәге колхозда  рәис булган Мансур ага Мөхәммәтдинов та Разия апаны зур ихтирам белән искә алып:

–       Авыл халкы белән өмә, Сабантуй, төрле бәйрәмнәр оештыруда ул һәрчак башлап йөрүче булды. Аның белән кулга-кул тотынып, килешеп эшләдек, – ди.

Шул елларда Кырынды авыл Советын җитәкләгән Светлана ханым Шәехова да:

– Разия апа минем өчен һәр эштә өлге, киңәшче булды, – дип хәтер яңарта.

Район башкарма комитеты секретаре Гөлшат Исмәгыйлева исә Разия апа җитәкләгән җирлектә аның эш тәҗрибәсен башкаларга тарату максатыннан еш кына семинарлар уздырылуын искә алып үтте. 80нче елларда авыл җирлекләренең санитар торышы һәм төзекләндерү буенча республика бәйгесендә Тирсә авыл Советы өченче урынга лаек булуда Разия апаның нинди зур тырышлык куеп эшләве турында сөйли. Тынгысыз хезмәтен республика җитәкчелеге дә күрми калмады. Балалары әниләренең гаилә архивындагы дистәләгән Мактау грамоталарын, Дипломнарын әле озак еллар кадерләп сакларлар. Тирсә кибетендә сатучы булганда Мәскәүгә кооперация тармагы хезмәткәрләре съездына баруын олы кызы Әлфия әле дә горурланып сөйли. Разия апа Мәрданованың исеме авыл тарихына алтын хәрефләр белән язылырга тиеш.

Хезмәте гаять тынгысыз булса да Разия апа гаиләсен беркайчан да арткы планга куймады. Ул каенана-каенатасы өчен уңган килен, җәмәгате Фоат ага өчен яраткан хатын, өч баласының кадерле әнисе булды. Лаеклы ялга чыккач Разия апа, ислам дине ингезләрен өйрәнеп, Коръәнне ике тапкыр укып чыгуын шатланып хәбәр иткән иде. Ә Мордывыйда мәчет төзелә башлагач, үзе, өч баласы һәм оныгының Аллаһ йортына керткән өлешләре өчен ихластан куанды.

Разия апа гомеренең соңгы көннәренә кадәр балалары, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәде. Ижауда яшәүче Әлфия, Әлфинат һәм Нурания газиз әниләрен бик кадерләп тәрбияләделәр, аның авыртуларын вакытлыча гына булса да басу өчен барысын да эшләделәр. Бөтен әниләргә дә гомер көзләрендә балаларыннан менә шундый хөрмәт, кайгырту күреп яшәргә язсын.

Рәмзия ШӘЙМӨХӘММӘТОВА.

Әгерҗе шәһәре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International