Календарьдагы бәйрәмнәр, истәлекле даталар арасында бер моңсу көн бар. Ул – 1992 елдан бирле 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Инвалидлар көне. Татарстанда 1 декабрьдән Инвалидлар декадасы старт ала.
Инвалидлар көне – бәйрәм түгел. Бу – тирә-ягыбызда язмыш сынавына дучар булып, тормышта күп нәрсәдән мәхрүм калып яшәүче физик мөмкинлекләре чикләнгән инвалидларны яклау, аларга һәрдаим ярдәм итәргә кирәклекне тагын бер кат исебезгә төшереп торучы көн.
“Ачның хәлен тук белми“, дип борынгылар белми әйтмәгән. Дөрестән дә, еллар буе көннәрен дүрт стена арасында уздырып, башкалар белән аралашуга сусап яшәүче күпме инвалидның җан сыкравын сау-сәламәт кеше аңлап та, ишетеп тә җиткерә алмый. Ләйлә Дәүләтованың бер шигырендәгечә әйтсәк, “Бәхетсез мизгелләр кирәк, бәхетне аңлар өчен“. Без исә, сәламәт кешеләр, бу халәтебез өчен Ходайга рәхмәтле булып, янәшәбездәге инвалидларга мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга тиешлегебезне аңлап һәм аларга игелек кылып яшәсәк иде. Шунысы сөенечле, инвалидларның күбесе мескенләнеп, башкалардан кызгану көтеп яшәргә яратмый. Тормыш аларны нинди генә катлаулы хәлләрдә калдырса да, язмыш ничек кенә кыйнаса да, тешләрен кысып булса да яшим дип яшәргә тырышалар. Әгерҗе районында да бик көчле рухлы, тормышны җигелеп тартучы, тырыш, уңган, алтын куллы физик мөмкинлекләре чикләнгән күпме кешеләр яши... Хәтта сау-сәламәт кешеләргә үзләре ярдәм итеп яшәүче инвалидларга ничек сокланмыйсың инде?!
Әйдәгез, Инвалидлар декадасы көннәрендә тирә-ягыбызга күз салыйк әле. Күршегездәге инвалидның кайчан хәлен белдегез, вакыт табып аның белән дөнья хәлләрен сөйләшеп утырдыгыз, пешергән тәмле ризыгыгыздан авыз иттердегез? Бигрәк тә башкалар белән аралашу мөмкинлеге чикләнгән инвалидларга безнең җылы карашыбыз, игътибарыбыз кирәк. Хәл белергә керүебез дә аларны канатландырып җибәрә. Иманым камил, инвалидлар кайбер сау-сәламәт кешеләр кебек зар елап, кызгандырып утырырга яратмыйлар. Аларда шул хәлдә дә тормышны өзелеп ярату, яшәргә теләк бик көчле.
Ә физик мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыма әле күптән түгел генә Казанда булып киткән кулсыз һәм аяксыз туып та дөньяда зур танылу алган, гаҗәеп көчле рухлы, Җир шарының 25 илендә инвалидлар белән очрашып, аларны яшәргә рухландырган, ике бала атасы, көчле оратор 34 яшьлек Ник Вуйчичның сүзләрен китерәсе килә:
“Физик мөмкинлекләре чикләнгән кеше ничек бар, тормышны шулай кабул итә белергә, үз көченә ышанырга тиеш. Ничек кенә авыр булса да, җиңелмәскә, кулдан килгәнчә тырышырга кирәк. Бик кыен чакларда оялмагыз, ярдәм сорагыз. Мин үзем дә заманында ярдәм сорамаган булсам, хәзерге Ник булалмас идем. Инвалид – гомер буе көрәш юлында ул“...