Сезнең өчен, инвалидлар

2016 елның 2 декабре, җомга

МӘДӘНИЯТ УЧАКЛАРЫНДА

2 декабрь, 14 сәгать. Район Мәдәният саренда физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен  “Мин яратам сине, тормыш!“ исемле бәйрәм.

Инвалид бала тәрбияләүче ата-аналар өчен мәгариф идарәсендә психологик-педагогик консультация.

6 декабрь 14 сәгать. Л.Айтуганов исемендәге Мәдәният йортында “Белегез, сез ялгыз түгел“ кичәсе.

8 декабрь. Инвалид балалар өчен туган як музеена бушлай сәяхәт.

9 декабрь. Район Мәдәният сараенда “Мечта“ театр студиясе инвалид балалар өчен “Метелочная сказка“ спектаклен куя.

Моннан тыш, мәктәпләрдә, авыл Мәдәният йортларында,  “Өмет“ социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә, “Авангард“ Яшьләр үзәгендә, балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бик күп чаралар оештырылачак.

КӨНКҮРЕШ ХЕЗМӘТЛӘРЕНӘ – ТАШЛАМАЛАР

3 декабрьдә инвалид таныклыгын күрсәтүчеләргә түбәндәге ташламалар каралган:

Шәһәр мунчасы

3 декабрьдә – хатын-кызларга,  4 декабрьдә ир-егетләргә 50 процент ташлама.

Чәчтараш хезмәте

 “Хризантема“, “Улыбка“, “Азинский“, “Гүзәл“, “Булат“ сәүдә йортларындагы чәчтарашханәләрдә 30 процент ташлама.

Такси хезмәте

“Альянс“ (21300), “Каскад“ (25000), “Рэтрал“ (2300), “Сокол“ (23800), “РЖД“ (25544) – шәһәр буенча 50 сум.

Фотограф хезмәте

“Стекляшка“ подвалындагы фотографияләрдә документка фотога төшүгә – 50 процент ташлама.  

Аяк киеме ремонтлау

ИП Н.Яушева (К.Маркс ур., 13б) – 20, ИП Ю.Матвеев (М.Горький ур., 13) – 50 процент ташлама.

Автомастерская

ИП Ф. Джаметов (Ленин ур.) май алыштыруга, диагностиканың барлык төренә – 10,

ИП Ф.Шакиров (Ометов ур.) материаллар алганда май алыштыру бушлай, диагностиканың барлык төренә – 50, ИП Д.Бокарева (Чапаев ур.) машина юу, автосервис, шиномонтаж, автозапчасть, йөк ташуга 10 процент ташлама.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International