Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Күпләр өйләрендә чыршы бизәп тә куйды инде. Тиздән Әгерҗенең Мәдәният сарае каршында да Яңа ел гүзәле пәйда булачак. Аны алып кайттылар инде. Ә менә матур итеп бизәү, төрледән-төрле утлар кабызу быел да “Энергосервис-Әгерҗе“ ширкәте хезмәткәрләре җаваплылыгында. Тиздән, бик тиздән шәһәр үзәгендә җем-җем утлары белән Яңа ел чыршысы балкыр.