Әгерҗе районы имамнары грант ала

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә авыл җирлегендә эшләүче яшь имамнарга грант бирү комиссиясе утырышы үткәрелде. Комиссия әгъзалары грантка гариза биргән 32 яшь имамга динебезгә кагылышлы сораулар бирделәр, аларның дини эшчәнлекләре белән таныштылар, киләчәккә ниятләрен белештеләр.

Әлеге грант 2013 елда авылларда хезмәт куючы яшь имамнарга ярдәм күрсәтү максатыннан Татарстан мөфтие карары белән гамәлгә керде. Күләме – 180 мең сум.

Безнең районда әлеге грантка өч яшь имам ия булды.  2014 елда грантны Әгерҗенең “Хәсән“ мәчете имамы Хәлим хәзрәт Якупов, аннан соң Ямурза мәчете имамы Рамил хәзрәт Садыйков, 2016 елда Биектау мәчете имамы Рамил хәзрәт Фәтхуллин алдылар. Быел исә комиссия алдында  имтиханны әле күптән түгел генә Әгерҗенең “Нур“ мәчетенә билгеләнгән яшь имам Габделкәрим хәзрәт  Гыйззәтуллин тотты.   

Фотода: Биектау мәчете имамы Рамил хәзрәт Фәтхуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International