Әгерҗелеләр – “Язмыш сынавы“ спектаклендә

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Кичә Әгерҗенең бер төркем театр сөючеләре Чаллыга Зифа Кадыйрованың “Язмыш сынавы“ әсәре буенча куелган спектакльне тамаша кылырга бардылар. Әлеге спектакльнең режиссеры – Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Илдар Хайруллин. Сәхнәләштерүче –  Габдулла Тукай бүләге лауреаты Ркаил Зәйдулла.

Артистларның осталыгы да, әсәрнең тормышчан булуы да тамашачыларны  әсир итеп, спектакль барышында алкышлар тынып тормады. Ахырда тамашачылар артистларны аягурә басып алкышладылар һәм аларга чәчәкләр тапшырдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International