Әгерҗе ЗАГС бүлегендә - тантаналы язылышу

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы барышында ЗАГС бүлегенә яшь парларның язылышу тантанасына Әгерҗедән хезмәт ветераннары Альберт–Фәридә ГАЙНУЛЛИНнар  чакырылган иде.

Язмыш каты сынауларга дучар иткән бу гаилә турында газетабызда язган идек инде. Гаилә корып яши башлагач та алар гаиләсенә зур бәла килә: Фәридә эштә бер кулын югалта. Аяклары авыртып, Альберт та таякка кала. Авырлыклар аларның гаиләсен бары ныгыта гына. Икесе дә тимер юлда эшләп, хезмәттәшләре арасында олы ихтирам казаналар, дәүләт бүләкләренә лаек булалар.

–                   Хезмәттәшләребез белән хәзер дә очрашып, аралашып торабыз, кунакларга йөрешәбез, – диләр.

Күпләргә үрнәк булып яшәп, бер ул, бер кыз үстерәләр Гайнуллиннар. Балалары тормышта лаеклы урыннарын тапканнар, үз гаиләләрен корганнар инде.

–                   Кода-кодагыйларыбыз белән дә дус-тату яшибез, оныкларга куанабыз. Аллага шөкер, тормышыбызда барысы да яхшы. Иң мөһиме, тигезлектә картаябыз, – диләр алар.

Язылышу тантанасында  алар тормыш авырлыкларын бергә җиңүләре хакында бик дулкынланып сөйләделәр һәм яшьләргә иң изге теләкләрен җиткерделәр. Ә бу көнне ЗАГС  бүлегендә Марсель һәм Ләйсән  БРЯЗГИНнарның никахлары теркәлде.

–                   Бүген сез бер-берегездән башка яшәүне күз алдына да китермисездер. Бу һәрчак шулай булып калсын иде. Еллар узгач та мәхәббәтегез сүнмәсен, сүрелмәсен, – дип теләде гаилә башлыгы.

Яшьләр язылышу турындагы таныклыкны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов кулыннан кабул итеп алдылар. Ул яшь гаиләгә иң матур теләкләрен җиткерде. Ә Гайнуллиннарга район башлыгы Валерий Макаров исеменнән истәлек бүләге тапшырды.

Екатерина САМСОНОВА.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International