Бизнес-десант – Әгерҗедә

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

ТР икътисад министрлыгы инициативасы белән менә инде икенче ел рәттән республика районнарында эшмәкәрләр өчен бушлай семинарлар уздырыла. Бүген мондый семинар Әгерҗе районы эшмәкәрләре өчен дә оештырылды. Семинарның максаты – эшмәкәрләрне яңа дәүләт программалары белән таныштыру, аларга кече эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлекләрен күрсәтү. Эшмәкәрләр бизнес-тренерларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр.

Семинарның икенче өлешендә Әгерҗе эшмәкәре Рамазан Тасимов чыгышы тыңланды. Ул семинарны оештыручыларга үзен борчыган проблемаларны җиткерде һәм аларны чишүдә ярдәм күрсәтүләрен сорады.

Семинар барышында эшмәкәрләргә күп кенә кызыклы видероликлар тәкъдим ителде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International