Яңа ел каникулларында әгерҗелеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк

2016 елның 9 декабре, җомга

Ял көннәренә туры килүче ике көн февраль һәм май айларына күчереләчәк.

 

Яңа ел каникулларында россиялеләр рәттән тугыз көн ял итәчәк - 2016 елның 31 декабреннән 2017 елның 8 гыйнварына кадәр. Киләсе елда беренче эш көне дүшәмбе, 9 гыйнвар була, дип билгеләп үтә ул. 2017 елның 1 гыйнвары якшәмбегә туры килгәнлектән, россиялеләргә Россия Хезмәт кодексы буенча өстәмә ял көне тиеш. Ул көн җомга, 24 февральдә биреләчәк. Шулай итеп, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан дүрт бәйрәм һәм ял көне – 23 февральдән (пәнҗешәмбе) 26 февральгә (якшәмбе) кадәр булачак.

2017 елның 7 гыйнвары бәйрәм көн шимбәгә туры килә. Хезмәт турындагы закон нигезендә, россиялеләргә шулай ук өстәмә ял көне булачак. Ул дүшәмбегә, 8 май көненә күчерелә. Шулай итеп, Җиңү көнен бәйрәм иткәндә рәттән – 6 майдан (шимбә) 9 майга (сишәмбе) кадәр дүрт бәйрәм һәм ял көннәре көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International