Яңа елга санаулы гына көннәр калып бара. Хәзер күпләрегез йортыгызга, фатирыгызга Яңа ел бизәге булган чыршы юнәтү турында уйланадыр. Әмма кулга балта алып, урманга юл тота күрмәгез.
Әгерҗе районында халыкны чыршылар белән тәэмин итү өчен урман хуҗалыгы хезмәткәрләре алдан ук кайгыртучанлык күрсәтәләр. Яңа ел чыршыларын махсус плантацияләрдә үстерәләр, электр линияләре астындагы участоклардан кисәләр. Аларны бик тиздән Әгерҗе урман хуҗалыгында һәм урман участокларын арендалаучылардан сатып алып булачак.
Быел яңа ел алдыннан яшә ылыслы агачларны саклау буенча махсус чаралар планы эшләнде. Аның нигезендә барлык участок урманчылыкларында урманга керү юлларында контроль пунктлары оештырылды. Шулай ук мобиль урман патруле төркемнәре эшләячәк, деҗур тору графиклары булдырылды. Урманчылар белән бергә рейдларга полиция хезмәткәрләре дә чыга. Юлларда да чыршы алып кайтучыларны тикшерәчәкләр.
Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан законсыз чыршы кисеп, полиция кулына эләгеп, кәефегезне бозмагыз. Моның өчен штраф күләмнәре түбәндәгечә:
физик затларга – 3000-4000;
юридик затларга – 20000-30000.
Моннан тыш, ылыслы агач кисүче 2500 сум зыянны да капларга тиеш.Ике агачтан артык кискән очракта җинаять җаваплылыгына тартыла.
БЕЛЕШМӘ
Әгәр бәйрәм чыршысы өйдә озак торсын дисәгез:
ботакның аскы өлешендә берничә см кайрысын чистартыгыз һәм ком салынган савытка утыртыгыз. Көнаралаш бераз глицерин тамызган су сибегез;
әгәр чыршыны су салынган савытка утыртасыз икән, аңа ике калак шикәр комы һәм бер аспирин салыгыз;
ботакның кайрысы чистартылган өлеше гел суда торырга тиеш.
Чыршыны җылыткыч приборлар, батареяга якын урыңа куймагыз.