Әгерҗе Мәдәният сараенда Кино елын ябуга багышланган тантаналы чара узды.
Район сәхнә осталары яраткан кинофильмнардан җырлар башкарганда зур экраннан әлеге фильмнардан кадрлар тәкъдим ителү аеруча тәэсирле булды.
Кичә дәвамында иң яхшы мәдәният хезмәткәрләренә һәм учреждениеләренә Таҗи Гыйззәт премияләре дә тапшырылды. Әлеге премиягә Марат Муллахмәтов җитәкчелегендәге «Көмеш телле гармун» халык ансамбле, Ирина Сәйфуллина җитәкчелегендәге Әгерҗе сәнгать мәктәбе коллективы, күп кенә җырлар һәм шигырьләр авторы Асия Корбангалиева да лаек булды.