Ә синең бурычың юкмы?

2016 елның 20 декабре, сишәмбе
9 январьга кадәр сузылачак Яңа ел каникулларына һәрберегез алдан ук план корып куйгандыр инде.Кемдер балалары, оныклары белән  Казан, Чаллы йә Ижауга Яңа елга бизәлгән матур шәһәрләр буенча сәяхәт кылырга ниятләп торадыр. Арагызда Яңа елны чит илләрдә каршыларга җыенучылар да бардыр. Әмма чит илгә чыгарга җыенганчы, Әгерҗедәге суд приставлары бүлегенә килеп, бурычыгыз юклыгына тагын бер кат ныклап инанырга кирәклеген онытмагыз.

Быел гына да 50 меңнән артык россияле, бурычы булу сәбәпле, чит илгә чыга алмаган.  Практика күрсәткәнчә, аларның күбесе явыз бурычлы да түгел. Кайберәүләре хәтта соңгы көнгә кадәр бурычлары барлыгын белмәгән дә.

Шуңа күрә чит илгә чыгарга җыенгач, суд приставы бу сәфәргә чыгу тыелганлыгы турында хәбәр итеп кәефегезне кырганчы, алдан белешеп куюыгыз хәерле. Шул уңайдан, федераль  суд приставларының ТР буенча идарәсе декабрь аенда районнарда гражданнарны өстәмә кабул итү көннәрен билгеләде.

Әгерҗе районы суд приставлары бүлеге шимбә көннәрдә 9-18 сәгатьләрдә халыкны кабул итәчәк. Бу вакытта сез бурычыгызны ачыклау белән бергә шунда ук аны түли дә аласыз. Үзегез белән паспортыгызны алырга онытмагыз.

Шунысын да искәртеп узабыз, бурычны түләгәннән соң чит илгә чыгу 5-7 көн эчендә уңай хәл ителә. 

Яңа ел каникуллары яхшы кәеф белән узсын дисәгез, 2017 елга бурыч белән кермәү җаен табыгыз. 

Эльза АБЗАЛИЕВА,

Әгерҗе районы суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International