Әгерҗе укучылары - “Парклар маршы“ җиңүчеләре

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы “Маршлар паркы–2016“ акциясе кысаларында укучылар арасында уздырылган иҗади эшләргә йомгак ясады.

“Лукоморье“ әдәби бәйгесендә “Су объектлары һәм аларның проблемалары“ иншасы белән  Кичкетаң мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Алсу Нуриманова беренче урын яулады.

“Тыелган табигать утравы“ фотосурәтләр бәйгесендә Күләгәш мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Сергей Бочкаревның “Иж елгасында соры торна“ фотосы бүләккә лаек булды.

“Тыелган табигать дөньясы“ рәсем бәйгесендә Күләгәш мәктәбенең 3 сыйныф укучысы Ангелина Дедюхина махсус приз белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International