Көйне көйгә ялгый-ялгый бер егет гармун уйный

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Салагыш төбәгенең танылган гармунчысы Дамир МУЛЛАХМӘТОВ турында язма әзерләргә җыенып йөргәндә Ямурзада фәкать аның җырларыннан гына концерт куелуын хәбәр иттеләр. Йөзләп шигырьгә көй язган Дамирга күптән кирәк иде мондый хөрмәт.

БАЛАЧАК ХАТИРӘЛӘРЕ

Әнисе ягыннан нәселләре баянчылар аларның.

–                       Әбиләр бертуган дүрт кыз булганнар, барысы да гармунда уйнаган. Аларның балалары да бик оста тарта гармун күреген, – ди Дамир.

Аларга охшап кечкенә чагыннан ук күңеле гармунга тартылгандыр инде аның да. Әмма Дамир үзе:

–                       Күршедә Хәсбиямал әби бар иде. Ий, оста уйный иде тальянда. Ә мин аларга һәр елны Яңа ел кертә идем. Анысы бер сәбәп кенә булгандыр инде, Хәсбиямал әбинең Яңа ел төнендә гармун уйнаганын тыңлау теләге көчле иде, – ди.

Хәсбиямал апаның улы Әмирҗан да оста баянчы була. Беренче дәресләрне Дамир нәкъ менә алардан ала да инде. “Дәрестән“ соң мунчага кереп үзе тарта гармунны. Шулай итеп, гармунга мәхәббәт балачактан ук башлана аның. Әтисе, улының сәләтен күреп, баян алып бирә. 

Нәкъ шул елларда Салагыш мәктәбенә музыка укытучысы Ирек Хәтбуллин килә.

–                       Түгәрәк алып барды ул. Ә минем анда йөрисем килмәде, чөнки азмы-күпме көйләр чыгара башлаган идем. Шулай да күңел түзми бит, ишек артында иптәшләрнең уйнаганын тыңлап торам да, өйгә кайтып тиз-тиз шул көйне уйнап карыйм. Шулай бервакыт укытучы мине күреп алды да түгәрәккә ни өчен йөрмәвем турында кызыксынды. Ә мин аңа җавап итеп гармунда уйнап күрсәттем. “Энем, сәләтең бар, уйнавыңны ташлама“, – диде Ирек абый шул вакытта. – Миңа канатлар үстемени?! Менә шуннан соң гармун аерылмас дустыма әйләнде.

УЛ ЕЛЛАР ХӘТЕРДӘ ҺАМАН ДА

Үз теләген тормышка ашырмаган солдат солдатмыни инде ул?! Монголиядә хезмәт иткәндә Дамирның да төп теләге каян да булса баян табу була. Ә тапкач бөтен солдатны үз тирәсенә җыя ул.

–       Монголларның көе татарныкына бик охшаган. Армиядә татар көйләрен сыздырып җибәрә идем, бөтенесе тын калып тыңлый, – дип искә ала ул.

Лубян урман хуҗалыгы техникумында укыганда биредәге “Яшьлек“ ансамбленә йөрү, Красный бор урманчылыгында эшләгәндә бәйрәмнәрнең үзәгендә кайнау, хәзер нефть тармагында хезмәт куйганда Әлмәттә нефтьчеләр арасында узучы бәйгеләрдән җиңүләр белән кайтулар... Авылларда чыгыш ясаулар... Бәйрәм-туйлар алып бару... Кайда гына  булса да, Дамирның урыны – һәрчак түрдә.

КӨЙЛӘР ЧЫГА КҮҢЕЛ ТҮРЕННӘН

Дамир көйләр иҗат итүче буларак та райондашларга яхшы таныш. Ә иң беренче җыры кайчан туды икән аның?

–       Унбиш еллап элек Яңавылда туйда Чыңгыз абый Мусин сүзләренә язган иң беренче җырымны башкардым, – ди ул.

Аннан җиде еллап бер генә көй дә иҗат итми. Улына бәйрәмгә җыр кирәк булгач, илһам килә аңа. Әнә шулай, Сәлимә Ижбулдина сүзләренә “Ана бәхете“ туа.

Менә шуннан башлана инде, көй арты көй туып кына тора.

–       Шулай бервакыт Уразайдан Раилә апа Бариева Салагыш, Барҗы, Рыс, Уразайга багышланган шигырьләр җибәрде. Мин аларга бер көндә көй яздым. Шунысы сөенечле, бу җырларның барысын да халык яратып кабул итте, – ди Дамир.

Аннан “Төнбоеклар“ туа. Монысы Уразай сандугачы Илназ Фазлыев, Тәбәрле егете Динар Шәймәрданов башкаруында бик тиз популярлык казана. Динар һәм аның абыйсы Айдар хәтта Уразай күле буенда клип та төшерәләр. Бу җыр да, Илназ башкаруында “Ий, гомерләр“ дә “Мәйдан“ каналыннан бик еш күрсәтелде.

Дамирның җырлары хәзер кайларда гына яңгырамый! Игезәкләр Рәзилә–Рамилә Батыровалар, Руслан Кираметдинов, Эльмира Сөләйманова да концертларында тамашачыларга тәкъдим итә аларны.

–       Соңгы вакытта шагыйрә Гөлфия Шакирова белән хезмәттәшлек итә башладым. Язган көйләремне дә иң беренче аңа тыңларга җибәрәм, – ди Дамир.

Ә көйләрен тыңлап туеп булмый Дамирның... Әнә, әле баянын, әле гармунын кулына ала ул. 

Була төрле көннәр,

Була төрле хәлләр.

Керфек какмый уйлап

Чыккан төннәр...

Машина руле артында да, кичләрен гаиләсе белән җыелганда да, апалары, сеңлесе, әти-әнисе килгәндә дә, сыйныфташлар, курсташлар, дуслар белән очрашканда да, мәдәни чараларда да кулында гармун Дамирның. Ул үзен гармуныннан башка күз алдына китерми һәм бу гомер буе шулай булсын иде дип тели.

Миләүшә  ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International