Әгерҗедә яшәүче әрмән хатыны татар ашлары да әзерли

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Әрмәнстанның элекке Ленинакан (хәзер Гюмри) шәһәрендә яшәүче Сарксяннар гаиләсе 2006 елда Әгерҗегә күчеп килә.  Хуҗабикә, балалар бераз үсә төшкәч, шәһәрдә эш эзләп карый, әмма әрмән хатынын эшкә алырга атлыгып торучы булмый. КамАЗда эшләүче ире Гнел җилкәсендә генә тормыш көтү җиңел булмый әрмән гаиләсенә. Элла үз эшен башлап, әгерҗелеләрне әрмән кухнясы белән таныштырырга, милли ризыклары белән сыйларга дигән ныклы карарга килә. Менә шушы хыялын тормышка ашырып, кечкенә генә әрмән кухнясын ача һәм тиз арада шәһәр халкының яраткан кибетенә әверелә. Хәзер шәһәр үзәгендәге “Булат“ сәүдә йорты тирәсендә иртәнге сәгатьләрдә үк урамга әрмән ризыкларыннан хуш ис тарала һәм аяклар үзеннән-үзе шунда атлый. Биредә һәрчак  кайнар, авыз суларын китерә торган камыр, ит ризыклары, салатлар... Элла ханым заказлар буенча бәйрәмнәргә, мәҗлесләргә дә бик күп әрмән ризыклары әзерли.

–       Хәзер татар халык ризыкларын да пешерергә өйрәндем. Чәк-чәкне беренче тапкыр күргәч, кукуруз төшләрен ябыштырып ясаганнар дип торам, капкач, телемне йота яздым. Әмма пешереп караганым юк әле.   Ә менә өчпочмак,  бәлеш, шәнгәне бик яратып пешерәм, – ди ул.

Алма агачыннан ерак төшми бит. Элланың кызы Мейри да Әгерҗедә гаҗәеп матур бизәлешле, тәмле тортлар ясаучы оста буларак танылды.

 

Әрмән халкы бик кунакчыл

–       Кавказ якларында гына түгел, әрмән кухнясы дөньяда иң борынгылардан санала. Аны хәтта 2500 ел элек барлыкка килгән диләр. Шунысы сөенечле, безнең милләт үзенең кулинария традицияләрен бүгенгәчә саклап килә. Әрмән халкы табынында иткә һәм аннан әзерләнгән ризыкларга аеруча зур өстенлек бирелә. Бигрәк тә  сарык итен яратабыз. Иң тәмле шашлыкны безнең әрмән ирләре әзерлиләрдер, мөгаен. Ә балык ризыкларын бәйрәмнәрдә  фәкать форель һәм осетрдан гына пешерәбез. Мәсәлән, Пасхага(әрмәнчә – Затик) форельне рис һәм йөзем белән тутырып мичкә тыгабыз, бу купап дип атала. Ит, балыктан төрле ризыклар әзерләгәндә күрәгә, кара җимеш, йөзем, һәм, әлбәттә, төрле тәмләткечләр, яшелчә, кара һәм кызыл борыч кушыла. Баклажан, алма, борыч, айваның эченә өтен төр яшелчәне төрле фарш белән тутырып пешерергә яратабыз.  Әрмән кулинариясендә 300дән(!) артык тәмләткеч кулланыла. Аеруча кинза, чабрец, базилик, мята, эстрагон, шафранны яратабыз. Витаминнарга бай тәмләткечләрне күп куллану әрмән ризыгын аеруча хуш исле, тәмле итә. Әрмән табынын кинза, укроп, петрушкадан башка күз алдына да китереп булмый. Һәр әрмән хатыны лаваш пешерә белергә тиеш. Ул – әрмән халкының милли икмәге. Безнең әрмән халкы аеруча кунакчыл. Кайсы гына өйгә керсәгез дә, бер белмәгән кешене дә кунак итеп чыгарачаклар,   – дип горурланып  сөйләде хуҗабикә.

 ТӘМЛЕ БУЛСЫН

Элла Сарксян Әгерҗе хуҗабикәләренә әллә ни катлаулы булмаган,  һәркем әзерли алырлык, шул ук вакытта бик тә тәмле әрмән ризыклары рецептларын тәкьдим итә.

ХАШЛАМА

2 кг сарык итен кайнатып чыгаргач, күбеген җыеп, 1 кг бәрәңге саласын. Бераздан  2 помидор, тоз, кара борыч, паприка, петрушка салып өстен каплап пешерәсең.

ТАВЫК РУЛЕТЫ

Тавык итен пешереп, турыйсын, голланд сырын эре угычта уасың. Шуларны әзер лавашка төреп, 5-6 минутка мичкә тыгып аласың.

САМСА

0,5 кг сарык йә сыер итен  иттарткычтан чыгарып, шуңа тоз, борыч сибеп, 0,3 кг суганны ярым боҗралап турап кушасың. Кибеттә сатыла торган катламлы (слоеное) камырны җәеп, уртасына эчлекне салып, өчпочмак кебек ясыйсын.

ЕРЕВАН  САЛАТЫ

Пешкән тавык итен турарга, консервланган кукуруз, шампиньон гөмбәсе, бер төш сарымсакны ваклап турап, борыч сибеп, майонез белән болгатырга. Өстен укроп, гранат төшләре белән бизәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International