Иж-Бубый мәктәбендә үзенчәлекле олимпиада узды

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Иж-Бубый мәктәбендә үзенчәлекле олимпиада узды. Ул район укучыларының әлеге авыл тарихы, аның күренекле мөгаллимнәре – бертуган Бубилар турындагы белемнәрен сынады.

Мондый олимпиада безнең районда әле беренче тапкыр уздырыла. Быел анда үз көчен 4-6 сыйныфта белем алучы 18 укучы сынады.

–       Даны еракларга таралган Иж-Бубый мәктәбе, аның мөгаллимнәре, шәкертләре турында барлык мәктәп укучылары да белергә тиеш. Шуңа киләчәктә бу олимпиаданы барлык укучылар арасында уздырырга кирәк, – диде жюри әгъзасы, Исәнбай мәктәбе укытучысы Гөлназ Хуҗина.

Һәр сыйныф өчен биремнәр аерым әзерләнгән иде. 

–       Мин моңа кадәр дә бертуган Бубилар хакында бераз белә идем. Ә менә олимпиадага әзерләнергә кирәк булгач, китаплар укыдым. Мондый тарихи олимпиадада катнашу бик ошады. Математика, география, рус, татар телләре буенча биремнәрнең барысы да Бубилар тарихы белән бәйле иде. Алар безне уйланырга да, иҗади эзләнергә дә этәрде. Мәктәп музее да бик бай. Киләчәктә мондый олимпиадада катнашырга туры килсә, тагын да тырышыбрак әзерләнәчәкмен, – диде 6 сыйныф укучылары арасында җиңү яулаган һәм I дәрәҗә Дипломга лаек булган Тәбәрле мәктәбе укучысы Гөлназ Шаһабиева.

Ә 4 һәм 6 сыйныф укучылары арасыннан мондый Дипломнарга Ландыш Фәттахова һәм Ралина Хәбирова лаек булдылар.           

–       Тарихи олимпиаданы алдагы елларда уздырырга планлаштырабыз. Анысына башка сыйныф укучыларын да җәлеп итәчәкбез, – диде мәктәп директоры Эльмира Мәннанова.

Бу көнне Иж-Бубый мәктәбендә башлангыч сыйныф һәм рус теле укытучылары өчен семинар да уздырылды. Соңыннан мәктәп кунаклары Россиядә Кино елын ябуга багышланган тирән эчтәлекле чара шаһитлары булдылар.

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International