Яшьлегенең чәчәк аткан чагы иде

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Табигатьнең ак бәхетләр вәгъдә итеп, матурлыкка күмелгән гүзәл мизгелендә, мәктәбебезнең күркәм юбилеена әзерләнеп йөргән көннәрдә күңелләребезне кайгы сөреме каплады. Сыйныфташыбыз, дустыбыз, укучыбыз Илназ СИТДЫЙКОВның 25 яшендә гомере өзелүе барыбызны да тетрәндерде. 

Мәктәпне тәмамлагач ул бервакытта да безнең белән элемтәне өзмәде. Илназны бик сәләтле укучы, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер дус, шат күңелле егет итеп хәтерлибез. Ул барлык фәннәрне дә җиңел үзләштерде. Дөньяга киң карашы, кызыксынуларының төрле булуы белән сокландыра иде. Ә сәхнә талантын Илназ мәктәптә һәм шәһәрдә узган мәдәни чараларда күп тапкыр күрсәтеп сокландырган иде. Илназның тагын бер матур ягын әйтмичә калып булмый: ул искиткеч тәрбияле егет иде.

Аның турында үткән заманда сөйләү бик авыр. Яшьлеге чәчәк атканда, киләчәккә өмет һәм хыяллары ташып торганда ташлап китте Илназ. Рәхимсез үлем әти-әнисе Раил белән Рәзинәне ышанычлы терәксез калдырды. Безгә дә аның белән җылы очрашулар, күңелләрне күтәреп җибәрә торган дәртле көлүе җитмәс.

Авыр туфрагың җиңел булсын, Илназ! Син – безнең күңелләрдә!

Әти-әнисе, туганнары, якыннарының кайгыларын уртаклашабыз һәм Ходайдан сабырлык телибез.

1нче гимназия укытучылары, сыйныфташлары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International