Аграр ВУЗ педагоглары Әгерҗе укучылары белән очрашты

2016 елның 20 декабре, сишәмбе

Көчек мәктәбе базасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хәҗипов, Казан дәүләт аграр университеты доценты Ирек Сингатуллин, ветеринария медицинасы академиясенең биология фәннәре докторы, профессор – Тәбәрледә туган якташыбыз Ферая Әхмәтҗанова укучылар белән очраштылар.

Көчек мәктәбенең 11 сыйныфында белем алучы Рөстәм Галиуллин киләчәген авыл хуҗалыгы тармагы белән бәйләргә тели. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлагач та Казандагы авыл хуҗалыгы университетының агрономнар әзерли торган факультетка укырга керү – төп хыялы.

–       Киләчәгемне авыл хуҗалыгы белән бәйләргә телим. Авылда үзебезнең җиребез бар. Кечкенәдән чәчү, урып-җыю эшләрендә әтием Рауфан белән бабам Наилнең төп ярдәмчесе булдым. Бөртекне җир куенына салудан башлап, аның җыеп алганчы басудан кайтып кергән юк. Җир эшләрен башкарырга техникабыз да бар. Бабам кечкенәдән аларны да иярләргә өйрәтте, – ди Рөстәм.

Күп еллар Көчек участогында ветеринар булып эшләгән Рауфан исән булса улының авылны сайлавына ихластан сөенгән булыр иде. Әбисе Тәнзилә дә оныгының моннан күп еллар элек үзе укыган университетка укырга керергә җыенуына шатлануын гына белдерде.

–         Шушы уку йортын тәмамлап, гомер буе “Иркен“ хуҗалыгында бухгалтер һәм икътисадчы булып эшләдем, – ди Тәнзилә апа. – Рөстәмгә дә бердәм дәүләт имтаханын уңышлы тапшырып, укырга керү насыйп булсын.

Ә агрономлыкка укырга керү өчен Рөстәмгә математиканың профиль өлешеннән, рус теле һәм биологиядән БДИ тапшырырга кирәк булачак. Авыл хуҗалыгы белгече булырга теләгән егеткә район авыл хуҗалыгы идарәсе максатчан юллама бирәчәк.

Хәзерге вакытта безнең районның авыл хуҗалыгы тармагында ветеринария табибы, энергетик, зоотехник, инженер-эколог, агроном белгечлекләренә кытлык зур. Соңгы вакытта бу тармак буенча укырга китүчеләр дә берничә генә. Мәсәлән, аграр университетта – дүрт, ветеринария академиясендә өч райондашыбыз укый.

Ә бит яшь белгеч булып авыл хуҗалыгына эшкә кайтсаң, Хөкүмәтнең саллы гына ярдәмен дә тоярга була. 300 мең сум “подъемный“, хезмәт хакыннан тыш бер ел дәвамында 7500 сум өстәмә түләү, торак белән тәэмин итү һәм башка ярдәмнәр булачак.

Педагоглар үзләре белем бирә торган уку йортларының өстенлекләре турында сөйләделәр һәм районыбыз укучыларын башкалабызга авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган ВУЗларга укырга чакырдылар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International