Әгерҗедә 1936 елда архитектор Мәхмүт Кулышев проекты буенча ачылган 34нче, хәзерге 1нче гимназиянең 80 еллык олуг юбилеен билгеләп үтәләр.
Бәйрәм чаралары иртәнге сәгатьләрдә үк гимназиядә башланды. Ветеран мөгаллимнәрне, биредә белем алып, төрле шәһәрләргә таралган укучыларны җыйды бүген белем учагы. Әнә, институт тәмамлап кайтканнан соң биредә 36 ел математика укыткан Луиза ханым Халикова һәм аның җәмәгате – физика укытучысы булып эшләгән Шәфкать Халиковлар, төрле елларда мәктәп белән җитәкчелек иткән Рәфыйк Шәрәпов, Радик Таҗетдинов, Рәсимә Гарифуллина, 88 яшьтә булса да хезмәт елларының һәр көнен исендә тотучы, укучылары белән әле бүген дә элемтәдә торучы Роза апа Исхакова һәм бик күпләр, хәтер сандыгын актарып, мәктәп белән бәйле хатирәләрен яңарталар. Укучылар да укытучыларын, гимназия коллективын бәйрәм белән котлыйлар. Биредә укыган Вәсилә Сәйдәшева–Миңнуллина тантанага Казаннан ук кайткан.
– Хис-кичерешләрне аңлатып кына бирергә дә мөмкин түгел. Янә балачакка кайткандай булдым бүген, – диде ул.
Ә менә укытучы буларак беренче хезмәт чыныгуы алган, өч ел гимназиядә, соңыннан тагын шуның кадәр 3нче мәктәптә тарих укыткан Хаҗи ага Галиевның Әгерҗегә аяк басмаганына 43 ел булган.
– Юбилейга чакырып шалтырткач күңел җилкенеп куйдым. Бик сөенеп кайттым. Мәктәпне дә, Әгерҗене дә танырлык түгел. Бик матур тәэсирләр алам бәйрәмнән, – диде ул.
... 1936 елда яңа ачылган мәктәп белән директор Филимон Сазонов җитәкчелек итә башлый. Укытучылар, укучылар кунакларны әнә шул чордан алып бүгенгә кадәр тарих буйлап сәяхәт иттерделәр, уңышлары турында горурланып сөйләделәр. Сугыш вакытындагы авырлыклар, укытучыларның фронтка китүе, мәктәп хезмәткәрләренең Әгерҗедә урнашкан госпитальдә эшләүләре, октябрят, пионер, комсомол чорлары, гимназиянең бүгенге уңышлары – барысын да ачып салдылар. Шунысы сөенечле, татар мәктәбе буларак ачылган әлеге белем бирү йорты бүген дә “Татар телен – барлык укучыга!“ дигән девиз астында эшли.
Бәйрәмнең икенче өлеше район Мәдәният сараенда узды. Анда ветеран мөгаллимнәрне, гимназиядә бүгенге көндә эшләүче алдынгы педагогларны бүләкләделәр. Бәйрәм җыр-биюләр белән үрелеп барды.