Әгерҗенең 94 яшьлек сугыш ветераны Фоат ага Шәрипов Мәскәү өчен барган сугышларга 75 ел тулу уңаеннан юбилей медаленә лаек булды.
Фоат ага 1941 елда фронтка китә һәм 1948 елда гына туган ягына әйләнеп кайта. Хәрби юлны сапер буларак үтә. Сугыштан соң берничә тапкыр Кызыл мәйданда хәрби парадта катнаша.
Хөрмәтле ветеранга олы бүләкне район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илгиз Галиев тапшырды. Фоат ага Шәрипов Мәскәү өчен барган сугышларда катнашкан ветераннардан берүзе генә исән инде.
Ветеран шушы яшендә дә ил-көн яңалыклары белән кызыксынып яши. Җитәкчеләр аңа олы рәхмәт сүзләре һәм иң җылы теләкләрен җиткерделәр.