Бу атнада районыбызда Чыршы бәйрәмнәренә старт бирелде.
Балалар бакчаларында Яңа ел бәйрәмнәре башланды инде.
25 декабрьдә Казанда “Татнефть-Арена“да Татарстан Президенты катнашында республика Чыршы бәйрәме уза. Анда районыбыз мәктәпләренең иң алдынгы 28 укучысы катнаша.
26 декабрьдә “РИТЭК“ җәмгыятенең Яңа ел тамашасы.
26-28 декабрьдә 3нче мәктәптә укучылар өчен Чыршы бәйрәмнәре.
Район Мәдәният сарае каршындагы төп чыршыда да утлар кабынды. Ә 26 декабрьдә 17.30 сәгатьтә – Чыршыны ачу тантанасы. Шәһәрдәшләребезне җырлы-биюле, уенлы тамашага көтеп калалар