Тирсәдән Ниматовлар Яңа елны яңа йортта каршы ала

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Авылда яшәүчеләрнең, бигрәк тә яшь белгечләр һәм яшь гаиләләрнең тормыш шартларын яхшырту максатыннан Татарстанда 2014 елдан бирле максатчан федераль программа эшләп килә. Аның нигезендә авылда йорт төзү йә фатир сатып алу өчен билгеле күләмдә субсидия каралган. Өч ел эчендә Әгерҗе районында мондый түләүләрдән 36 гаилә файдаланган. 

 

ЯРДӘМНӘРЕ ӨЧЕН МЕҢ РӘХМӘТ– Бу йортны җәмәгатем Радик исән чакта, 2013 елда төзи башлаган идек. Үз куллары белән фундаментын салды, стеналарын күтәрде, түбәсен япты. Идән-түшәмнәрен дә ясарга өлгерде, тәрәзәләрне дә куйган идек, – дип сөйли 33 яшендә ике бала белән тол калган Гөлия. 

2015 елның мартында Радикны яман авыру мәңгелеккә алып киткәч, яшь гаиләнең тормышы туктап калгандай була. 

– Радик шушы йортны төзеп чыгу турында күпме хыялланды бит, әгәр төзеп бетермәсәк, рухы рәнҗер дигән уй белән кабат эшкә тотындык, – ди ул. 

Ике ел эчендә йортның эчке ягындагы барлык эшләрне диярлек башкарып чыга алганнар. Йортларына газ, су кергән, бөтен уңайлыклар бар. Өйләре тышкы яктан да, эчтән дә ялт итеп тора, күз генә тимәсен. Мунча, хәтта гаражлары да газ белән җылытыла. 

– Мин боларны ялгызым гына эшләп чыга алмаган булыр идем. Барлык агач эшләрен Алик абый Төхвәтуллин белән Азат абый Хикмәтуллин башкардылар. Радик мәрхүм исән чакта төзелеш эшләренә бергәләп йөриләр иде алар. Авылдашларыбыз да бик тә кешелекле. Авыл җирлеге башлыгы Рафил Закиров, Тирсә коммуналь хуҗалыгы җитәкчесе Илнар Гыйззәтуллин, туганыбыз Илнар Сибатов һәм гаилә дустыбыз Марат Галиуллинга нинди генә рәхмәтләр әйтим икән?! Әти-әниләребез Лениза белән Дариска, апама, сеңлемә, аларның гаиләләренә, күршеләребез, туганнарга, дусларга көн дә рәхмәт укыйм. Каенанам Рәзиләгә аерым рәхмәт. Кызларымны тәрбияләүдә, гомумән, бүгенге тормышыбызны алып баруда аның ярдәме бик зур, – ди Гөлия һәм туктап кала...

– Йортның эчке эшләрен башкарганда Радик бик еш төшемә керде. Берәр җире ошамаса, “мин моны кабул итмим” дия торган иде, мәрхүмкәем, – дип дәвам итә күз яшьләрен сөртә-сөртә. 

Менә шундый авыр вакытта махсус программа буенча авыл җирендә йорт төзү өчен бирелә торган матди ярдәм бик тә ярап куя Ниматовлар гаиләсенә.        

– 700 мең сумга якын субсидия алмасак, бу эшләрнең яртысы да эшләнмәгән булыр иде әле, – ди Гөлия. 

Шәхси эшмәкәр Эльвира Кадыйрованың Тирсәдәге даруханәсендә фармацевт булып эшли ул, мәктәпкә каравылчы булып та урнашкан. Субсидия алу программасына да нәкъ менә икенче эш урыны буенча эләккән. 

– Авылда эше дә юк бит аның. Әле ярый, Хөкүмәтебез шундый программалар белән булыша, – ди яшь ханым. 

Узган ел яшелчә бакчасына бәрәңге утыртканнар, алгы як бакчага – җиләк-җимеш агачлары. 

– Анысы да – Радикның хыялы иде, – ди ул. 

Ишегалларына каралты-кура да төзегәннәр. Бирегә күченгәч, мал да асрамакчы була Гөлия. Ә быел Яңа елны яңа йортта каршы алырга ниятлиләр. Моңа Гөлиядән бигрәк 5 яшьлек Алинә һәм 5 сыйныфта укучы Лилия сөенә.

– Монда иркен, матур, якты, рәхәт, – диләр кызлар әниләрен кочаклап.  

Яңа йортларында шундый куанычлы мизгелләре күп булсын иде яшь гаиләнең. 

 

ПРОГРАММАДА КЕМНӘР КАТНАША АЛА? 

Бу хакта район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь бүлеге баш белгече Фәридә Вәлиева сөйли:

– Федераль программа гражданнарга, яшь белгечләргә һәм яшь гаиләләргә тәгаенләнгән булса да, анда теләге булган һәркем катнаша алмый. Моның өчен, иң беренче чиратта, кеше торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булырга һәм шуны документлар аша раслый алырга тиеш. Икенче шарт – аның йә гаилә әгъзасының Әгерҗе районында даими рәвештә яшәве һәм эшләве. Өченче шарт – торак бәясенең 30 проценты күләмендә үз акчалары булу. Хөкүмәттән бирелә торган субсидиянең күләме гаиләдә ничә кеше булуына турыдан-туры бәйле. Әйтик, дүрт кешелек гаилә бер миллион сум тирәсе социаль түләүгә хисап тота ала. Тик гаилә  әгъзаларының яше 36дан артмаска һәм аларның берсе булса да йә социаль тармакта, йә авыл хуҗалыгында хезмәт куярга тиеш. Субсидия бирелгән очракта кеше әлеге тармакта кимендә тагын биш ел эшләргә бурычлы. Югыйсә, акчаларны кире кайтарып бирергә кирәк булачак, – ди Фәридә Хәдимовна. 

Әлеге программада катнашу шартлары турында тулырак 21045 телефоны буенча район башкарма комитетына шалтыратырга мөмкин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International