Әгерҗенең 3нче мәктәбенә уку алдынгылары җыела

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Кичә 3нче мәктәптә чит гаиләләрдә тәрбияләнүче 310 бала өчен Чыршы бәйрәме булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев аларга иң матур Яңа ел теләкләрен җиткерде һәм район башлыгы исеменнән күчтәнәчләр тапшырды.

Бүген уку алдынгылары, спортта уңышларга ирешкән, олимпиада һәм төрле бәйгеләр җиңүчеләре район башлыгының Яңа ел бәйрәменә җыела. Чыршы тирәсендә барлыгы 250 укучы күңел ачачак. Аларга район башлыгы Валерий Макаров иң изге теләкләрен җиткереп, Яңа ел күчтәнәчләре тапшырачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International