Әгерҗе китапханәсенә кунакка ак калфаклы Кар кызы килде

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

Әгерҗе үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының чираттагы чарасы шул исемдә узды. Яңа елга багышланган әкият- тамашада халкыбыз фольклорыннан алынган әкиятләр, табышмаклар, җырлар кулланылды. Татар халык әкияте “Гөлчәчәк”тән алынган соры бүре,  убырлы карчык образлары сәхнәләштерелде. Кар кызы – (Ләйсән Шиябетдинова) Гөлчәчәкнең  сүзләре белән “әйләнмәле чыршыкай, бәйләнмәле чыршыкай, соры бүре куып җитте, яшерсәнә чыршыкай, яшерсәнә чыршыкай” дип яшел чыршыга ялынды. Шүрәле (Чулпан Нурмөхәммәтова), Убырлы карчык яшел чыршыны утын өчен себеркесе – тракторына тагып алып китмәсен дип,саклап калды. Агымдагы  елның чыршысын убырлы карчыктан йолып калуда маймыл да  (Фәридә Мөстәхимова) уяулык күрсәтте.Куянкай (Лилия Акбашева) Яңа елда йоклап ятучы аю баласыннан (Фердания Сәлимгәрәева) шаяртып көлде. Хәйләкәр төлке (Дамира Галләмова) Әтәч елы килүенә куанып көязләнде, Кәҗә (Нәзилә Гыймазетдинова) белән сарык (Алмазия Ганиева) унике сарык башы сатып Кыш бабайга(Резида Закирова) бүләк әзерләмәкче булдылар.  2017 елның купшы әтәче (Лена Третьякова)  бик горур төстә “кукраеп” йөрде. Рольләр барысына да җитәрлек иде. Һәркем бик оста уйнады. Кунакка килгән китап укучылар, Ләбиб Айтуганов исемендәге шәһәр мәдәният йорты вәкилләре – Дилә Шәйхетдинова, Фәния Мөхәммәтшина, Роза Насиковалар да рәхәтләнеп бәйрәмгә кушылдылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр,  табышмаклар чиштеләр,ә Фәния Мөхәммәтшина һәм Рафисә Мусина һәрвакыттагыча үзләренең җырлары белән сөендерделәр.  Китапханә коллективы, “Тынгысыз йөрәкләр”- өлкәннәр клубы белән берлектә әзерләнгән бу бәйрәм кичәсе бик күңелле булды.

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе     Рушания Байтимерова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International