РФ Дәүләт Думасы депутаты – Әгерҗедә

2016 елның 28 декабре, чәршәмбе

РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров Әгерҗенең хакимият бинасында гражданнарны кабул итте.

Депутатка иң беренчеләрдән булып 6нчы балалар бакчасы мөдире Рамилә Лотфуллина мөрәҗәгать итте. Ул балалар бакчасына капиталь ремонт уздыру  үтенече белән килгән. Күпбалалалы ана автомобиль алуда ярдәм итүләрен сорый. Шулай ук халык илчесенә райондашларыбызны гемодеализга алып баруда килеп туган проблеманы да җиткерделәр.

-         Һәр үтенеч тә җентекләп өйрәнеләчәк һәм һәр мөрәҗәгать итүчегә җавап  биреләчәк, – диде Ирек Зиннуров.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International