Яңа ел алдыннан Әгерҗе районы электр челтәре һәм Кулланучылар белән эшләү буенча административ биналарны ачу тантанасы булды. Бу – халыкка хезмәт күрсәтү буенча “Алабуга электр челтәрләре“ филиалы ачкан бишенче офис.
Ометов урамында урнашкан әлеге бина тантана көнне игътибарны ерактан ук җәлеп итеп тора иде. Шарлар, элмә такта, мәгълүмат стендлары, жалюзилар, хәтта хезмәткәрләрнең шарфлары – барысы да “фирменный“, аклы-зәңгәрле төстә. Бинага керү юлында – купшы Чыршы. Бәйрәмгә килүчеләрнең кәефе күтәренке. Ә өй туена барысыннан бигрәк тармак ветераннары шатлана. Алар хезмәт елларын искә алалар, бүгенге хезмәткәрләргә “ак көнләшү“ белән карауларын да яшермиләр.
– Мондый матур бинада хезмәттәшләребезнең эшләре гөрләп барырга тиеш. Җитәкчеләре Айрат Гыйльманов та яшь, көче ташып тора, хезмәт хаклары да зарланырлык түгел, – ди Мәгъсумҗан Нурмөхәммәтов.
Ул бу тармакта 30 елдан артык эшләгән, шуның 20 елында Көчек участогы мастеры булган.
Тантананың дәрәҗәле кунаклары арасында “Электр челтәре компаниясе“ җәмгыяте генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм район башлыгы Валерий Макаров та бар иде. Илшат Фәрдиев Әгерҗе участогының ераклыгы һәм озынлыгы буенча үзенчәлекле булуын билгеләп үтте.
– Шуңа бу участокта үз эшләренең осталары эшли. Рәхмәт аларга! Район җитәкчеләренә дә рәхмәтебез зур. Беренчедән, яңа бина салу өчен урынны бик тә уңайлы җирдән биргәнсез. Тиздән биредә спорт комплексы да сафка басачак икән. Бу коллектив өчен бик мөһим. Бина төзелешен башыннан ахырына кадәр ныклы контрольдә тоткан Валерий Владимировичка – аерым рәхмәтебез, – диде Илшат Фәрдиев. – Өй туена бездән бүләк – 18әр метрлы ике автовышка һәм КамАЗ машинасы. Бирегә килгәндә якташыгыз – Премьер-министр Илдар Халиков шалтыратып сөенечле хәбәр җиткерде: Татарстан Хөкүмәте Ометов урамын яктыртуга 3,5 миллион сум акча бирәчәк, – дип дәвам итте.
Чыгышлардан соң “Теплопрогресс“ төзелеш компаниясе директоры Саак Арутюнян Айрат Гыйльмановка символик ачкыч тапшырды. Җитәкчеләр һәм ветераннар тантаналы рәвештә кызыл тасманы кискәннән соң бәйрәм Кулланучылар белән эшләү пунктында дәвам итте. Сүз уңаеннан: символик ачкыч та, хәтта тасма да “фирменный“ иде. Болар барысы да – тантананы оештыручыларның бәйрәмне уздыруга бик җентекләп әзерләнүләренә дәлил. Район электр челтәре хезмәткәрләре моңа лаек. Тантанада аларның күбесенә “Электр челтәрләре компаниясе“ һәм район башлыгы исеменнән Мактау грамоталары тапшырылды. Ветераннар да бүләксез калмады.
Аннан кунаклар диспетчер бүлмәсенә уздылар. Офистагы кебек үк биредә дә җиһазлар заманча стандартларга туры килә. Стена буйлап подстанцияләрнең һәм бүлә торган челтәрләрнең схемаларын чагылдыручы щит урнашкан. Диспетчер Алексей Николаев әлеге таблоның ничек эшләвен аңлатты. Шул арада җитәкчеләр башка районнар белән тәҗрибә уртаклашу буенча фикерләрен җиткерделәр. Тантана ахырында Илшат Фәрдиев һәм Валерий Макаров оператив журналга “Өй туе белән чын күңелдән котлыйбыз. Кимчелекләр юк“ дигән язу калдырдылар.
Белешмә:
Район электр челтәрендә 69 хезмәткәр эшли. Алар 36 мең кеше яши торган 68 торак пунктны электр энергиясе белән тәэмин итәләр.
Әгерҗе районында һава электр линияләренең озынлыгы 1200 чакрымнан артык.
Екатерина САМСОНОВА.