Әгерҗенең “Нур” мәчете каршындагы мәдрәсәдә “Хәләл – Харам” темасына түгәрәк өстәл оештырылды. Әлеге чарага мәдрәсә шәкертләре һәм бу тема белән кызыксынучы дин кардәшләребез җыелды. “Нур” мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт, мөселман тормышында хәләлнең әһәмияте, харамның куркынычлыгы турында сөйләде. Яр Чаллыдан килгән “Хәләл” комитет вәкиле, Габдеррәшит хәзрәт исә ит комбинатларында, кондитер цехларда ничек итеп хәләл ризык әзерләнгәнен аңлатты. Хәзрәтләрнең чыгышыннан соң барлык килүчеләр мәдрәсә ашханәсендә мәчет ишегалды кибетендә сатыла торган хәләл ит ризыкларыннан авыз итеп сыйландылар.