Әгерҗе укучылары Глафирага укытучы эзләделәр

2016 елның 30 декабре, җомга

Район башлыгының Яңа ел бәйрәме уку алдынгыларын, олимпиада, төрле бәйге җиңүчеләрен, спортта зур уңышларга ирешкән укучыларны 3нче мәктәпкә Кыш бабай, Кар кызы белән Чыршы әйләнәсендә күңел ачарга җыйды. Матур традициягә әйләнгән бу бәйрәмдә быел 250 укучы катнашты.

–       Сез районыбыз данын республикада гына түгел, чит төбәкләрдә дә танытасыз. Җиңүләргә, уңышларга фәкать үз тырышлыгыгыз белән ирешәсез. Без сезне хаклы рәвештә районыбызның алтын фонды дип йөртәбез. Сезне җиңүләргә рухландыручы әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга зур рәхмәт. Ирешелгәннәрдә туктап калмагыз, каршылыкларны җиңеп алга барыгыз, – дип теләде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.  

Аннан укучылар Яңа ел әкияте карадылар. Алар алдына  Патша белән бергәләп патшабикә Глафира өчен укытучы табу бурычы куелды. Федот Стрелец Германия, Япония, Франциядән килгән мөгаллимнәрне тәкъдим итте. Аларның һәркайсы Глафираны үзләрендәге күнекмәләргә өйрәтергә тырышты.

Бу серле әкият барышында укучылар төрле уеннарда катнаштылар, бәйгеләрдә сыналдылар. Әкият “Иң акыллы укытучылар – безнең Россиядә. Алар бар нәрсәгә өйрәтергә сәләтле“ дигән фикер белән тәмамланды.

Тамашадан соң укучылар рәхәтләнеп биеделәр, күңел ачтылар. Аннан әкият геройлары белән бергәләп фотога төштеләр. Бәйрәмдә катнашучыларга район башлыгының Яңа ел күчтәнәче тапшырылды.  

Любовь МИХАЙЛОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International