Исәнбайлылар Яңа елны яңа Мәдәният йортында каршы алды

2017 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

Исәнбай халкы 2017 елны республика программасы буенча төзекләндерелгән Мәдәният йортында каршы алды.

Көз айларыннан бирле биредә ремонт эшләре гөрләде. Тигран Агаджанян җитәкчелегендә төзучеләр Мәдәният йортында 7 миллион 200 мең сумлык ремонт эшлэре башкардылар. Узган гасырның 70нче елларында төзелгән клубны танып та булмый. Җылылык системасы, электр хуҗалыгы алыштырылган, стена-түшәмнәр төзекләндерелгән, тәрәзә-ишекләр алыштырылган.

  • Әле эшләр моның белән генә төгәлләнми. 2017 елга чыккач төзүчеләр ремонтын ахырына кадэр башкарып бетерәчәкләр, ди авыл башлыгы Фәнил Сираев.

Яңа ел кичендә шаулап-гөрләп бәйрәм иттеләр исәнбайлылар, кайткан кунаклар. Кыш бабай, Кар кызы белән бәйрәм чыршысы тирәсендә биеп-җырлап күңел ачтылар. Лотерея билетена чыккан иң мавыктыргыч бүләк – ел символы Әтәч Хәмидуллиннар гаиләсенэ эләкте. Авыл үзешчәннәре иң матур җыр-биюләрен бүләк иттеләр. Авыл башлыгы Фәнил Сираев, район Советы депутаты Илфат Ямалиев, «Исәнбай» бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Нәгыймов ил-көннэребезнең тыныч, гаиләләребезнең имин булуын теләделәр.

Уен-көлке, җыр-бию белән бик күңелле узды бәйрәм. Өйләрдә Яңа елны каршы алганнан соң авыл халкы янә клубка җыелды. Биредә иртәнгә кадәр биеп күңел ачтылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International