Исәнбай мәдәният йортында яшь көрәшчеләргә шөгыльләнү өчен зал булдырылган иде. Мәдәният йортына ремонт ясалганда биредә дә төзекләндерү эшләре башкарылган. Зал зурайтылган, душ, бәдрәф ясалган. Хәзер көрәшчеләр төрле тренажерларда да рәхәтләнеп шөгыльләнә ала.
– Бу безнең өчен күктән төшкән бәхет булды. Хәзер шәкертләремә шөгыльләнү өчен барлык шартлар да бар, – ди тренер Рәшит Садыйков.