Яңа ел бәйрәмнәрендә Әгерҗедә яшәүче Кәүсәрия апа Нуриева 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Аны туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов килгән иде. Кәүсәрия апа тумышы белән Нарат авылыннан. Гомере буе авыр хезмәттә эшләгән. Авылда трактор белән җир сукалаган, Әгерҗегә күченгәч тимер юлда юл караучы булган. Руслан Валерьевич юбилярга район башлыгы Валерий Макаровның бүләген һәм открыткасын тапшырганнан соң Россия Президенты Владимир Путинның котлавын укып җиткерде. Юбилярның җылы котлаулардан күңеле тулды.