Яңа елга аяк атлаган көннәрдә Әгерҗедә яңа гаилә туды

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Әгерҗе кызы Диана Шәйдуллина һәм Рөстәм Чаллы егете Нигъмәтҗанов 2017 елда никахларын теркәгән пар беренче булып район тарихына кереп калачак.

Аларны идарәсендә ЗАГС әти-әниләре, туганнары, дуслары тантаналы, истәлекле бәйрәмнәре белән котлап, чәчәкләргә күмделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов яшьләр балдак алышканда иң матур теләкләрен җиткерде.

– Сез бүген бик бәхетле. Менә шул бәхетегез гомер буена сузылсын. Бер-берегезне яратып, хөрмәт итеп яшәгез. Алтын, бриллиант туйга кадәр җитәкләшеп барып җитәргә язсын, – дигән сүзләр белән район башлыгы исеменнән истәлек бүләге тапшырды ул.

Никахларын теркәүче парларны яшь гомер бер-берсенә буе тугры булып яшәгән, инсафлы, балалар тәүфикълы үстергән, хезмәт уңышларына ирешкән парлар котлау – матур традиция. Нигъмәтҗановларны бу көнне гомер Әгерҗедә кичерүче Рифкать–Рәсимә Мөстәхимовлар тәбрикләде. Алар күптән түгел бергә яшәүләренең 45 еллыгын, ягъни сапфир туйларын билгеләп үткәннәр.

– Диана белән Рөстәмгә карагач үзебезнең яшь чаклар искә төште. 1970 Рифкать мине елда беренче тапкыр “Авангард“ кинотеатрыннан кайтканда озатты. Ике ел матур гына очрашып йөргәннән соң Яңа ел алдыннан туй ясадык. Тату гаиләбездә бала өч тәгәрәшеп үсте, – ди Рәсимә апа.

Бер-береңә юл куя белү, аңлау, хөрмәт итү – тату яшәүнең төп сере шулар, диләр Мөстәхимовлар.

– Әткәй белән әнкәйнең без – балалары янында тавыш күтәргәннәрен хәтерләмибез. Алар тыйнак, тырыш, сабыр булулары белән безгә әле дә үрнәк, – ди Айгөл кызлары.

– Яшьләргә теләгебез бер: парлы гомерләре безнеке кебек озын һәм бәхетле булсын, – диде Рифкать абый.

Яңа елга аяк атлаган көннәрдә Әгерҗедә яңа гаилә туды. Нигъмәтҗановларның аяклары җиңел булып, быел бик күп парларга кызыл туйларын билгеләп үтәргә язсын.

ЯГЪФӘРОВА Миләүшә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International