Әгерҗе районы сөт җыючылары бер литр сөт өчен 20 сум түләргә тиеш

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

“Сөт җыючылар декабрь ае өчен халыкка бер литрга 20 сум исәбеннән исәп-хисап ясарга тиеш иде. Шулай булмаган очракта алар әлеге аерманы январьда түләргә бурычлы“, – ди район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.  

Сөткә бәя артты

Хәзерге вакытта сөт җыю белән шөгыльләнүче кооперативлар һәм сөт эшкәртү цехлары халыктан җыелган сөт өчен литрына 24-25 сум түлиләр. Ә эре хуҗалыклар өчен әлеге бәя 27 сум тәшкил итә. Әйтик, районыбызда иң эре хуҗалык булып саналган “Нәүрүз“ ширкәте сөтнең литрын 29,20 сумнан сата, – ди Дилүс Гаскәрович.

Халыктан җыелган  сөтне кабул итүче “Әгерҗе сөт комбинаты“ бер литр сөт өчен 23 сумнан түли бүген. Анда Удмуртиядән көн саен 50 тоннадан артык сөт китерәләр, безнең районнан да тапшыручылар бар.

–       Предприятиеләр кабул итү бәясен арттырган икән, димәк, халыкка бирелә торган акча күләме дә артырга тиеш. Бу сөтне күпләп җыючыларга да, берничә хуҗалыкның сөтен җыеп,  эшкәртеп, сөт ризыкларын базарга алып барып сату белән шөгыльләнүчеләргә дә кагыла. Озын сүзнең кыскасы – сөтнең литры өчен халыкка бирелә торган бәя 20 сумнан да ким булырга тиеш түгел, – ди Дилүс Гатауллин.

Исәнбай төбәгендә шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнүче Рәис Мөхәммәдиев декабрь ае өчен халыкка 20 сумнан түләгән. Унлап авылдан сөт җыючы Ринас Гобәйдуллинның һәр литр өчен түләгән 20 сумыннан исә 80 тиене сөт җыючыга бирелеп барыла. Кичкетаңнан “Рафил“ кооперативы хуҗасы  Рәшит  Таҗиев та сөтнең бер литры өчен халыкка 20 сум, шоферга 1 сум белән исәп-хисап ясаган.    

 

Иң мөһиме – бер-береңне аңлау

Рәшит Таҗиевның бу эш белән шөгыльләнүенә ун ел инде. Ул бүген Барҗы-Умга, Барҗы-Пельга, Кичкетаңда шәхси хуҗалыклардан сөт җыя.

–       Җәен көненә 1 тонна 700 литр сөт җыйган чаклар да була. Хәзер ике көнгә бер тапкыр 800-900 литр илтәм. Соңгы вакытларда Удмуртиянең Әлнәш районы “Алькор“ ширкәте белән эшлим, - ди “Рафил“ кооперативы хуҗасы.      

–       Моннан ун ел элек шушы эш белән шөгыльләнә башлаганда сөтнең литры өчен халыкка 4 сум 50 тиен түли идек. Ун ел эчендә бер генә литр сөтне дә югалткан булмады. Быелгы эссе җәйдә дә бер литр сөтебез дә кире кайтмады. Эшли-эшли барысына да җайлашасың икән ул. Сөтне суыту җаен да таптык. Җәй көне 1,5 литрлы пластик шешәләргә су тутырып катырабыз. Аннан шул шешәләрне сөт эченә салабыз, – ди Рәшит. Сөтнең майлылыгын, тыгызлыгын, кислоталылыгын тикшерү өчен приборлары да бар.

–       Халык сөтне тикшереп алуыбызга күнегеп бетте инде , – ди ул.

Халык исә әлеге сөт җыючыга бик тә рәхмәтле бүген.

–       Сөтне капка төбенннән үк алып китә. Берәр җиргә барасыбыз булса,  сөтне кайда калдырганыбызны әйтәбез дә үзе кереп алып чыга. Исәп-хисапны ай саен вакытында ясап бара. Шуңа без бу гаиләгә бик тә рәхмәтле. Бүгенге көндә ике сыерыбыз бар. Мөмкинчелек булса, тагын алыр идек әле. Сөт тапшырып, күпме өстәмә керем алабыз бит гаиләгә, – ди Барҗы-Пельгадан Зинаида Казанцева. 

Таҗиевлар үзләре дә күпләп мал асрыйлар. Бүген дә абзарларында унлап мөгезле эре терлекләре бар.

–       Мал асрамасаң, кредитларны ничек түләмәк кирәк?! – ди хуҗабикә Фәридә. Сүз уңаеннан: сөт буенча исәп-хисап эшләрен нәкъ менә ул алып бара. Гомере буе авыл советында бухгалтер булып эшләгән Фәридә ханымның моның өчен тәҗрибәсе җитәрлек.

–       Безнең өчен иң мөһиме – халык белән аңлашып эшләү. Сөт тапшыручылар канәгать булса, башка берни дә кирәкми, – ди ул.

 

Кем өчендер – төп керем

Район башлыгы Валерий Макаров та халыктан җыелган сөт бәясе белән даими кызыксынып тора.

–       Авылларда сөт тапшырудан кергән акчага гына яшәүче гаиләләр күп. Шуңа без сөт җыючыларның эшен ныклы контрольдә тотарга бурычлы. Халыкның шәхси кеременә кул сузарга беркемнең дә хакы юк. Сөт җыючылар моны аңлап эш итәргә тиеш, – ди район җитәкчесе катгый рәвештә.

Тиздән авылларда узачак гражданнар җыеннарында да халыктан сөт җыю мәсьәләсе көн тәртибенә кертеләчәк. Әлеге җыелышларга сөт җыючылар да чакырылачак.

–       Авыл җирлекләре башлыклары да бу мәсьәләне һәрчак ныклы контрольдә тотсыннар иде, – ди Дилүс Гатуллин. Сөт җыюга кагылышлы проблемалар килеп туганда 22404 телефоны аша район авыл хуҗалыгы идарәсенә дә шалтыратырга мөмкин. Ә без газета битләрендә бу мәсьәләгә кабат әйләнеп кайтырбыз. Чөнки якын көннәрдә сөткә бәя тагын артачак, дигән сүзләр бар.

 

Белешмә.

Безнең районда шәхси хуҗалыклардан көн саен 8 тонна сөт җыела. Халыктан сөт җыю белән  7 кеше шөгыльләнә.   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International