Балалар бакчасы өчен 200 сумга күбрәк түләргә туры килә

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Яңа ел сабыйлары бакчага йөрүче әти-әниләргә “күчтәнәч“ алып килде. 1 январьдан балалар бакчаларына түләү арта дигән сүз бик күпләрне аптырашта калдырды.

–       Кызыбыз Айгөл бакчага йөргәнгә болай да ай саен ике мең сумнан артык акча түли идек. Бакчада узган җыелышта январь аенда түләү якынча тагын 200 сумга арта дип әйттеләр. Күпкә артмаса да, очын-очка ялгап яшәгән гаилә өчен бу да – сизелерлек сумма, – ди Әгерҗедә яшәүче Лилия Хәбирова.

Түләү ни өчен арткан соң? Район мәгариф идарәсе методисты Ләйсән Кәлимуллина аңлатуынча, әлеге үзгәрешләр мәктәпкәчә белем бирү оешмаларының эшчәнлеген финанслауга чыгымнар күтәрелү, шул исәптән ризыкларга бәя үсү белән бәйле.

Моннан тыш, әти-әниләр түләргә тиешле сумма бакчаның эш сәгатенә һәм балага ничә яшь булуга да карап билгеләнә.

–       Январьдан бакча өчен түләү якынча 197 сумга арта. Бу сумма ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары нигезендә билгеләнде. Әмма төшенкелеккә бирелергә кирәкми, әти-әниләр түли торган сумманың бер өлеше элеккечә кире кайтарылачак, – ди Ләйсән Кәлимуллина.

Мәсәлән, беренче балага – 20, икенчесенә – 50, өченчегә 70 процент күләмендә компенсация түләү саклана. Ул, гаиләдәге керемгә карамыйча, бөтен кешегә дә бирелә. Шулай ук әгәр гаиләдә җан башына керем 20 мең сумнан азрак икән, өстәмә компенсация билгеләнә. Керем азрак булган саен компенсация дә күбрәк.

–       Моның өчен алты ай саен социаль яклау бүлегенә документлар тапшырырга кирәклеген әти-әниләр исләреннән чыгармасыннар иде. Балалар бакчаларына социаль яклау бүлегенә кайчан документлар тапшырырга кирәклеге турында белешмәлекләр таратылды, – ди Ләйсән Рамил кызы.

 

Белешмә:

Бүгенге көндә райондагы балалар бакчаларында барлыгы 2030 бала тәрбияләнә. Шуның 1546сы – шәһәрдә, 484е – авылларда.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International