Кубок – Кырынды спортчыларында

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Кырындыда “Чапаев“ колхозында хезмәт юлын башлап, гади колхозчыдан рәис вазифасына кадәр күтәрелгән, соңыннан күп еллар Иж-Бубыйда “Ялкын“ хуҗалыгын җитәкләгән, биредә авыл башлыгы вазифасын башкарган Расим ЗАКИРОВның вафатына дүрт ел узса да, аны бик күпләр әле дә җор телле, спорт яратучы, бик оста җырчы буларак искә алалар.

ИСТӘ, ҺАМАН ДА ИСТӘ

Әтиләренең якты истәлегенә уллары Рафил, Марсель, Инсаф, Кырындыда яшәүче туганнары Илгизәр, Илназ Закировлар районда Сәламәтлек көне уздыруны матур традициягә керттеләр. Алар быел да Расим абыйның туган көнендә Кырындыда волейбол һәм шашка буенча ярыш уздырдылар.

–       Әткәй шушы спорт төрләрен бик яратты. Эштән бик арып кайтканда да безнең белән шахмат-шашка уйный иде, – ди Рафил.

–       Расим белән “Чапаев“ колхозында хезмәт юлын башлаган елларыбыз әле дә истә. Ул – ферма мөдире, мин агроном идем. Расимның бик катлаулы проблемаларны да җиңел генә хәл итә алуына, һәркем белән уртак тел таба белүенә, оештыру сәләте көчле булуына сокланмый мөмкин түгел иде, – дип искә алды яшьлек елларын Сәгыйрь абый Ситдыйков. 

 

11 ЯШЬЛЕК ДАША ДА ТУП ЧӨЙДЕ

Спорт сөюче райондашлар башта шашка ярышында сыналдылар. Танылган шахмат-шашка уйнау осталары – Красный бордан Людмила–Николай Ефимовлар, Иж-Бубыйдан Раил Латыйпов, Сарсак-Омгадан Галина Васильева беренче-икенче урыннарны алдылар. Өлкән апа-абыйлары белән шашка уйнаган укучылар – Кырындыдан Айназ Закирова һәм Әгерҗедән Эмиль Гайнетдинов өченче урын алуларына бик сөенделәр.

–       Расим абыйны бик ярата идек. Аның истәлегенә узган ярышта призлы урынга эләгүемә бик шатланам, – диде туганы – 3 сыйныфта укучы Айназ.

Волейбол мәйданында да уен кызганнан-кызды. Тирсә, Ямурза, Кичкетаң, Иж-Бубый, Кырынды, Сарсак-Омга командалары җиңү өчен җан аттылар. Кырынды авыл башлыгы Илназ Закиров ярышка хәтта ике команда туплаган.

–       Кырындының спорт сөючеләре белән бергә Ижау, Түбән Кама, Камбарка, Чаллыдан кунакка кайтучыларны да ярышка дәштек. Әнә, ничек оста уйныйлар безнекеләр, – диде горурланып Илназ.

Чынлап та, Кырынды командасы өчен уйнаучы Ижау кунакларының осталыгына таң калырлык. Соловьевлар гаиләләре белән туп чөйделәр. Ольга–Кирилл һәм аларның 11 яшьлек кызлары Даша берничә ел инде спортзалга йөриләр икән. Даша үзеннән күпкә өлкән апа-абыйларының борынына чиертте бу көнне. Әнә, 57 яшьлек  Радик абый Миңнуллин да кызга соклануын белдерде. 

–       Киләчәктә Дашадан менә дигән спортчы чыгар, мөгаен, – диде ул.

Кырындының бу командасы ярышта беренче урын алды. Икенчедә дә – кырындылылар. Өченчедә – Сарсак-Омга командасы.

“Сәламәтлек көне“ндә өченче ел рәттән беренче урын алган Кырынды командасына Закировлар әзерләгән Кубок тапшырылды. Җиңүчеләр район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов кулыннан бүләкләр алдылар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International