Әгерҗедә мөселман лагере эшләде

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Кышкы каникул вакытында Әгерҗенең “Нур“ мәдрәсәсе каршында балалар өчен мөселман лагере эшләде. Анда унлап малай йөрде.

–       Алар Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.)тормышы белән таныштылар, азан  әйтергә өйрәнделәр, намаз укыдылар. Моның белән бергә төрле спорт бәйгеләрендә сыналдылар, картинга йөрделәр. Ике тапкыр ашату да каралган иде, – “Нур“ мәчете имамы Габделкәрим  хәзрәт Гыйззәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International