2017 елда республика һәм федераль программаларны тормышка ашыру барышында безнең районда нинди эшләр башкару планлаштырыла соң?
“Авария хәлендәге йорт” программасы буенча Әгерҗенең Чайковский урамында йорт төзү;
Шаршадыда авыл җирлеге Советы бинасын ремонтлау;
Бимада модульле фельдшерлык-акушерлык пункты төзү;
Азевода клуб төзү;
Әгерҗедә балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, Көчек мәктәбе ишегалларында спорт мәйданчыклары булдыру;
Әгерҗедә Гагарин урамы,7, Лесопильная урамы, 8, 8а, 10, М.Горький урамы, 4,5, Чапаев урамы, 5, Красный борда Маркин урамы, 38, Тирсәдә Озерная урамы, 12нче күпкатлы йортларга капиталь ремонт ясау;
Кырынды балалар бакчасын ремонтлау;
Әгерҗедә Чайковский урамында Балалар иҗаты йорты төзү;
Архив күчәчәк Гагарин урамындагы бинаны, Әгерҗе ветеринария берләшмәсе, район авыл хуҗалагы идарәсе урнашкан биналарны ремонтлау;
Әгерҗедә Сәетов урамында чаңгы базасы төзү, Ометов урамында төзелә торган бассейнлы спорт-савыктыру комплексын сафка бастыру планлаштырыла.
Мордывый, Уразай, Кадыбаш, Көчек, Наҗар авылларында “Чиста су” программасы эшләячәк.
Шаршады, Бима, Байтуган, Ожбуй, Варкләд-Бодья, Рус Шаршадысы, Кырынды, Сарсак-Омга, Девәтернә, Нарат, Иж-Бәйки авыллары “Урамнарны яктырту” программасына кертелгән.
– Тик болар – 2017 елга тәгаенләнгән планнар гына. Аларны гамәлгә ашыру буенча ТР Министрлар Кабинетыннан әлегә күрсәтмәләр юк. Шуңа күрә тормышка ашыру барышында үзгәрешләр дә булырга мөмкин, – ди район башкарма комитетының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм архитектура бүлеге начальнигы Әмирә Миннәхмәтова.
Дания АБЗАЛИЕВА.