Әгерҗе районында балалар бакчалары июльдә эшләми

2017 елның 17 гыйнвары, сишәмбе

Быел беренче тапкыр шәһәр һәм авыллардагы барлык балалар бакчалары да 1 июльдән 31енә кадәр эшчәнлекләрен туктатып торачак.

Моның сәбәбен балалар бакчаларында ремонт эшләре алып барылу белән аңлаталар.

–       Җәйге чорда бакчаларга сабыйларны вакытлыча йөртмәү тәҗрибәсе күп кенә районнарда, шул исәптән күрше Удмуртиядә дә күптәннән бар инде. Нәкъ менә шул чорда бакчаларда ремонт эшләрен башкару күздә тотыла. Бакча хезмәткәрләре дә берьюлы җәйге ялга, ягъни отпускыга озатылачак, – ди район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.   

Хәзерге вакытта бакчаларда ата-аналар белән җыелышлар уза, аларга аңлату эшләре алып барыла. Үзләре эштә вакытта сабыйларын калдырырга әби-бабалары булмаган әти-әниләр җәйге ялларын нәкъ менә июль аенда алырга тырышсыннар иде, диләр мәгариф идарәсе белгечләре.

Бу яңалык күп кенә ата-аналарны аптырашта калдырса да, моның бер уңай ягы бар: июль ае өчен бакчага түләү алынмаячак.

Тагын шуны да истә тотыгыз: тәүге тапкыр бакчага баручы сабыйларны бары 1 августтан гына кабул итә башлаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International